Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Юлия Россеева: Үз көчеңә ышанырга кирәк

Тәтештәге 2нче урта мәктәп укучысы Юлия Россееваның казанышлар тартмачыгында бүгенге көндә төбәк һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге олимпиадаларда яулаган җиңүләре бар.

(Тәтеш, 16 сентябрь, “Тәтеш таңнары”).
Юлиянең тормыш иминлеге нигезләре буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиа­дасының йомгаклау этабында җиңүе – иң зур күрсәткече. 

– Барлык фәннәр буенча диярлек олимпиадаларда мин инде бишенче сыйныфтан ук катнашып килдем, ләкин һәрвакытта да җиңүгә ирешеп булмады. Алтынчы сыйныфтан физкультура олимпиадасында көчемне сынап карадым, ә 8нче сыйныфта миңа тормыш иминлеге нигезләре белемен сынап карарга тәкъдим иттеләр, чөнки минем физик культура һәм биология буенча күрсәткечләрем әйбәт иде. Ә әлеге фәннәр тормыш иминлеге нигезләре белән бәйләнгән. Мин 8нче сыйныфта шушы фән буенча – муниципаль этапта җиңүче, ә 9нчы сыйныфта тормыш иминлеге нигезләре буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасы призеры булдым, – дип сөйли Юлия. – Минем белән Алексей Владимирович Похлебкин шөгыльләнә, ул миңа һәрчак ярдәм итә, шулай ук мәктәпнең барлык коллективы әзерләнү һәм уку өчен уңай шартлар булдыра. Әнием дә миңа рухи яктан ярдәм итә, әлбәттә.   

Олимпиада кагыйдә буларак үзең барып катнашу төрендә уза, теоретик һәм гамәли этаплардан тора. Җиңүче булыр өчен, янгын куркынычсызлыгы нигезләрен һәм беренче медицина ярдәмен күрсәтә белү, яхшы физик формада һәм җирлекне белү күнекмәләренә ия булырга кирәк.  
– Мин Бөтенроссия олимпиадасында Татарстан җыелмасы составында катнаштым. Мо­ның алдыннан уку-өйрәнү җыеннары булып алды, – дип билгеләп үтә Юлия. 

Тугызынчы сыйныфны кыз бик яхшы билгеләренә тәмамлаган. Тормыш иминлеге нигезләре нәтиҗәлә­реннән тыш, аның әдәбият буенча да җиңүләре бар. Быел ул әлеге фән буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында призер булган. 

– Әдәбиятка мәхәббәт кечкенә чактан килә, әбием китап­лар укый иде. Ә педагог Евгения Ивановна Трифоновна миндә әдәбиятка мәхәббәтне ныгытты, ул дәресләрне бик мавыктыргыч итеп алып бара. Миңа калса, ул минем өметле булуны күргән, шуңа күрә, башкаларга караганда, миннән күбрәк сорый иде, минем белән аерым шөгыльләнде, – дип уртаклаша Юлия. 

Нинди һөнәр сайлаячагын кыз әлегә хәл итмәгән, алда әле тагын ике елы бар. Әмма ул бер нәрсәгә чынлап торып ышана: яхшы нәтиҗәләргә ирешер өчен шактый көч куярга кирәк. 

фотоны Юлия Россеева тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев