Кадрия Шәйдуллованың медицина – тормыш мәгънәсе
Шәһәрле Кадрия Шәйдуллованың ашыгыч ярдәм бүлегендә фельдшер булып эшләү тәҗрибәсе гаять зур – ул Тәтешнең сәламәтлек саклау өлкәсендә 44 елдан күбрәк хезмәт куйган.
(Тәтеш, 16 апрель, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина).
Кадрия Шәйдуллова Келәш авылында Сәгыевларның күп балалы гаиләсендә туып-үсә. Туган авылында сигезьеллыкны тәмамлый, ә инде Буада урта белем ала.
Нигә медицина хезмәткәре һөнәрен сайлаган икән дигән сорауга җавап болай да билгеле. Кадрия Йосыф кызының һәрчак кешеләргә ярдәм итү теләге булган. Төгәллек, хезмәт сөючәнлек, кеше хәленә керә белү, мәрхәмәтлелек, игътибарлылык һәм кайгыртучанлык – әлеге барлык сыйфатларга әти-әнисе нигез салган. Ә ап-ак халатлы табиблар, шәфкать туташлары хөрмәт уяткан. “Авыруларны дәвалыйсым, файда китерәсем килә”, – дип хәл иткән кыз. Ике туган апасы Алия дә шушы ук фикердә булган, алар туган йортларыннан ерак китмәскә булганнар һәм Буадагы медицина училищесына укырга кергәннәр.
Кадрия Йосыф кызы хезмәт эшчәнлеген 1978 елның августыннан башлап җибәргән.
– Медицина училищесын тәмамлаганнан соң, Зур Әтрәчкә юллама алдым, анда ФАП фельдшеры булып сигез ай эшләдем, аннары Тәтеш үзәк район хастаханәсенең хирургия бүлегендә берникадәр хезмәт куйдым. Надежда Васильевна Титова бу вакытта өлкән шәфкать туташы булып эшли иде, ул мине ашыгыч ярдәм бүлегенә күчәргә үгетләде. Элек бер сменада бер фельдшер һәм бер шофер эшләде. Рухи яктан да, физик яктан да җиңел түгел иде, ләкин барысына да күнегәсең. 03 номеры буенча мөрәҗәгатьләр азрак булды. Барлык мәгълүматларны журналга язып бардык, ә компьютерга күчкәч, исәп-хисап ясаулар күп вакытны ала башлады, – дип сөйли Кадрия Йосыф кызы. – Ашыгыч ярдәм бүлегендә эшләү – зур җаваплылык. Чакыруга барасың һәм кайчакларда сине нәрсә көткәнлеген хәтта күз алдына да китерә алмыйсың. Пролетар урамына чакыруларын хәтерлим. Бу көнне дежур табиб Георгий Брцыев иде... Ул якты дөньядан китәргә уйлаган кешене кабат тормышка кайтару өчен булдыра алганның барысын да эшләде. Бу минем өчен куркып, югалып калмаска, ә ашыгыч хәлләр килеп чыкканда исәпле минутлар эчендә бик тиз эш итә белергә, кичектергесез беренче ярдәм күрсәтергә, тиешле даруларны кулланырга кирәклегенә сабак булды. Яки тагын бер очрак. Гагарин урамына киттек: яшь хатын-кызда тулгак – баласын таба башлаган. Көзге пычрак, юл юк. Машина үтеп керә алмады, ул асфальтта калды, йөкле хатын-кызның йортына пычрактан җәяүләп барырга туры килде. Анда ире борчулы халәттә, балалары куркып калган иде. Сабый сәламәт булып туды. Аннары, рәхмәт әйтә башлагач, канәгатьлек хисе кичерәсең. Хезмәт барышында онытып булмый торган хәлләр күп. Авыручыларның һәм аларның туганнарының шатлыклары һәм күз яшьләре, әрнү-сагышлары, каты имгәнүләр – барысын да бит үз йөрәгең аркылы үткәрәсең... Ничәмә еллар эшләү вакытында барысы да булды. Әмма эшкә шатланып бардым, югыйсә нәрсәләр белән кисешергә кирәклеген, көнем, төгәлрәге, төнем ничек үтәчәген алдан белмәсәм дә. Минем күбесенчә төнге смена була иде. Иң мөһиме, ярдәмгә бик нык мохтаҗ булган кешегә синең булышлык күрсәтә алуың. Шушы барлык еллар шулай үтеп тә китте.
Кадрия Шәйдуллова агымдагы елның февраленнән лаеклы ялга чыккан. Өлкән фельдшер Руслан Сәфәров аңа озак еллар фидакяр хезмәт куйганы өчен рәхмәт белдереп, калырга да үгетләгән.
– Кадрия Йосыфовна – игътибарлы, сизгер хезмәткәр, ашыгыч ярдәм бүлеге җитәкчелеге һәм коллективы арасында зур хөрмәт казанды, – ди Руслан Валерьевич.
Утыз елга якын иңгә-иң куеп эшләгән Миләүшә Шәрәфетдинова да аны пенсиягә күз яшьләре аралаш озаткан.
– Кадрия Йосыфовнаның озак еллар эшләве барышында – меңәрләгән коткарылган гомерләр һәм рәхмәтле пациентлар, – дип уртаклаша ул.
– Ярдәмчеллек, шәфкатьлелек, игелеклелек – аңа хас сыйфатлар.
Әмма бүгенге көндә 95 яшьлек әнисе дә кызының игътибарына һәм кайгыртуына мохтаҗ. Оныклары да дәү әниләренең буш вакыты күбрәк булуына шатланалар.
– Эштән канәгатьлек алу – зур бәхет. Коллективыбыз бик дус, бер гаиләдәй. Һөнәр сайлауда ялгышмавыма бер тапкыр да икеләнгәнем булмады. Ул минем яраткан хезмәтем булды, – ди ышанычлы итеп Кадрия Шәйдуллова.
фотоны Кадрия Шәйдуллова тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев