Кәләш өчен ат бизәгәннәр
Һәр җирлекнең үз традицияләре, риваятьләре һәм тарихы бар.
Без Чинчурино авылында булып, педагогика хезмәте ветераны Галина Ванюхина белән очраштык.
Ул безне өенә чакырды һәм әлеге борынгы авылның төп кешесе түгеллеген әйтте. Алар монда 1959 елда килеп төпләгәннәр: Надежданың әнисен Чинчуринодагы май заводына мастер итеп билгеләгәннәр, ул вакытта кызга 10 яшь булган. Авылда туганнары булмаса да, Галина Николаевна бирегә күнегеп киткән. Белем алган. Гаилә корган, күршедәге егеткә кияүгә чыккан. 1972 елда мәктәптә эшли башлаган, ә 1974 елда аны колхозда пропагандачы итеп билгеләгәннәр.
Без авылда туйга кагылышлы нинди йолалар булганлыгы турында аралашып киттек.
– Авыл төрле җирлекләрдән килгән кешеләрдән оешкан. Җирне алпавытларга, хезмәт кешеләренә биргәннәр. Бәйрәмнәрне бөтен туган-тумача белән билгеләп үтү гадәте булган. Үзләренең чекушкалары белән йорттан-йортка йөргәннәр. Җырларны бик яхшы җырлаганнар, һәр нәселнең үз җыры булган. Туйлар көз ахырында, басу һәм бакча эшләре тәмамлангач башланган. Филипп уразасында, безнеңчә аны Раштуаныкы дип йөртәләр, 28 ноябрьдән 6 гыйнварга кадәр туйлар үткәрелмәгән. Туй алдыннан яучылау, ярәшү һәм сүз куешу булган. Кияүнең якын кардәшләре кәләшкә яучы булып килгәннәр, ярәшү вакытында кияүгә чыгу ниятенең җитдилеген белдергәннәр, ә сүз куешкан вакытта туй көне игълан ителгән, алда торган чыгымнар, кунаклар исәбе, бүләкләр һәм башка туй нечкәлекләре турында сүз алып барылган. Әлбәттә, ата-аналар кияү яки кәләшнең никадәр хуҗалыкчыл булуларын, нинди осталык белән эш итүләрен, аларның муллыгын, хезмәт сөючәнлеген игътибарга алганнар.
Туй көнендә кәләш ягына бару өчен егетнең ишегалдында – ат, ә соңрак машина бизәгәннәр. Кәләш йортына егетнең туганнарын һәм кунакларны килгәчтен үк кертмәгәннәр: капкалар бикле булган, ә эчкә үтү өчен йолым акчасы түләргә кирәк булган.

Чиркәүдә никахлашканчы яки теркәлгәнчегә кадәр кәләшнең сандыгында бирнә – җәймәләр, юрган, мендәр тышлары, чаршаулар, сөлгеләр һәм челтәрләр әзер булырга тиеш булган. Кызны яучылаганнан соң, аның дус кызлары килеп бирнәне сандыкларга пөхтә итеп тутыра башлаганнар. Миндә кайнанамнан калган үзе тукыган тукыма калды, алардан сөлгеләр ясадык. Ә әниемнән башка төрле тукыма калды, ул капчык тукымасына охшаган иде.
ЗАГСта язылышканнан соң яшьләр ирнең өенә кайтканнар, анда әти-әнисе аларны икмәк-тоз белән каршы алган, имин һәм бай тормыш теләп, хәер-фатихаларын биргәннәр. Туй бик күңелле үтә торган булган. Безнең авылда җырларга яратуларын яхшы хәтерлим. Каенатам белән каенанам ике тавышка кушылып җырлыйлар иде, алар һәрвакытта барлык гаилә тантаналарында көтеп алынган кунак булдылар, туганнарыбыз аларны һичшиксез чакыралар иде.
Туйның икенче көнендә йола буенча авыл буйлап төрлечә киенгән кунаклар йөри, алар яшь хатынны эзлиләр иде. Киемнәре бик кызык: берсе тунның эчен тышка әйләндереп кигән, берсе чабатада, кайберләре сәер эшләпәләрдә, галош яки киез итекләрдән иде. Хатын-кызлар – чегәннәр, медиклар, ир-атлар көтүчеләр булып киенәләр иде.
Гадәт буенча, өйләнешкәннең беренче төненнән соң, кәләшнең ире алдында саф һәм намуслы булуын тикшерү өчен аларның җәймәсе чыгарылды. Шулай ук иргә ике тәлинкә бирелде: берсе – чатнаган, икенчесе – бөтен килеш. Ир кеше, хатынының нинди булуына карап, тәлинкәнең берсен алырга тиеш иде. Ә бу вакытта кунаклар бәйрәм башлануын көтәләр. Соңыннан барысы да өстәлгә утырышалар һәм анда корбан балыгы чыгарыла. Балык һичшиксез бөтен булырга, зурлыгы белән аерылып торырга тиеш иде. Гадәттә, бу зур табада мичтә пешерелгән чуртан яки корбан балыгы була иде. Ир кеше балыкны ала һәм башын борып куя – бу аның гаилә башлыгы, йорт хуҗасы икәнлеген белдерә.
Өченче көнне, гадәттә, барысы да кагыйдәләр буенча үттеме, дөрес эшләндеме дип фикер алышу була иде.
Әле тагын шунысы да бар: туйдан соң, Май чабу яки ит ашау вакыты җиткәч, бездә яшьләрне һичшиксез сыйлыйлар, ягъни икенче туй диярлек оештырыла иде. Авыл буйлап ничә туйда йөргән булсалар, кунаклар яшьләрне ата-анасы һәм исем атасы белән бергә үзләренә шул кадәр чакыралар иде.
Гадәттә Чинчурино кешеләре үз авылдашлары белән генә гаилә коралар иде, биредә нәсел җепләре бик нык. Вакыт узу белән генә авыл кешеләре безнең иксез-чиксез зур Ватаныбызның башка почмакларыннан кияү һәм кәләш таба башладылар, – дип уртаклашты безнең белән Галина Ванюхина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев