Күңелләренең бер өлеше Амур ярларында калган
28 май – Чик сакчылары көне.
(Тәтеш, 28 май, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина). Чик сакчылары көнен бертуган Даниловлар бергә билгеләп үтәләр.
Кайчандыр, 34 ел элек, Урюм авылында берьюлы ике егетне хезмәткә итәргә озатканнар. Озату кичәсе Даниловлар гаиләсендә була, аннан армиягә ике игезәк туган – Юрий һәм Анатолий – армиягә китә.
Халык телендә: “Йөзләре белән дә, язмышлары белән дә бертөрле”, – дип әйтәләр. Туган ил алдындагы бурычларын да бергә башкарганнар, һәм хәзер дә икесе дә эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнәләр.
Зур йөк машиналары руле артында алар еш кына армиядә башкарган җырларны көйләп җибәрәләр.
– Язмышымда шундый гаҗәеп чик буе булуы белән горурланам, – ди игезәкләрнең өлкәне Юрий Кимович.
Бертуганнар район хәрби комиссариатында аларга ДОСААФта укырга юллама биргәннәрен сөйләделәр.
– Без анда бик теләп укыдык, авыл малайлары механиканы ярата. Әти-әниләр хезмәтне хөрмәт итәргә, мөстәкыйльлеккә өйрәтеп үстерделәр. Армиядән дә качып йөрмәдек, Ватанга хезмәт итәргә әзерләндек. Һәм бервакыт хәрби комиссариатка чакырдылар, анда хәрби частьтән махсус кеше килгән иде. Ул яр буе сагына яңа состав билгеләү өчен, хәрби хезмәткә чакырылучыларның шәхси эшләрен өйрәнгән. Безне дә сайлап алган. “Бу элиталы гаскәрләр. Курыкмагыз, өч ел урынына ике ел хезмәт итәчәксез”, – дип үгетләде ул. Без абый белән риза булдык. Татвоенкомда без икәү генә сайлап алындык, ләкин безне чик буе гаскәрләренә җибәрделәр, – дип сөйлиләр Даниловлар.
Армиягә алынучыларны самолетка утыртканнар, алар Читага кадәр барып җиткәннәр, ә аннан Райчихинскига, анда өч ай укулар узганнар.
– Кызыл Байраклы Ерак Көнчыгыш чик округында, Райчихинск чик буе отрядында, Пояркованың 2 нче хәрби частендә хезмәт иттек. Хәрби часть кыенлыгы буенча икенче урында торды. Юрий – уазикта шофер булып эшләде, җитәкчелекне һәм чик буе нарядларын йөртте, ә мин – ЗИЛ-130 базасында прожектор җайланмасында, ә соңрак нарядларны һәм чик буе нарядларын ГАЗ-66да йөрттем, – дип искә ала Анатолий Кимович.
Абыйлы-энеле аңлатканча, чик буе нарядлары – система эшли башлаганда, ягъни чикне бозу омтылышлары ачыкланганда, ашыгыч рәвештә әлеге урынга чыгып китүче берничә кешене үз эченә алган төркем.
– Әлбәттә, беренче көннәрдә куркыныч булды, мин – яңа кеше, 18 яшь, гәрчә янда хезмәт иткән кешеләр булса да, ни дисәң дә чик буе бит инде – безнең артта Ватан... Бик зур җаваплылык. Әгәр дә кемдер чикне узарга тели икән, чик сакчысына аны тоткарларга һәм иң начар очракта гына корал кулланырга тиеш. Хезмәт вакытында без өч хокук бозучыны тоткарладык: ике контрабандист һәм велосипедчыны, күрәсең, бәхәсләшеп, чик буйлап йөрергә булган. Бер тоткарлауда шәхсән катнаштым, – дип җавап бирә Юрий Кимович, чик буен бозучылар булдымы дигән сорауга. – Чакырылмаган кунаклар килүе турында хәбәр итә торган махсус система сигналлары еш эшли иде. Эзләр буенча йә кәҗәне, йә янутны билгели идек. Сигнализация салкыннан да, яңгырдан да эшләде.
Бертуганнар сөйләвенчә, салкыннар коточкыч булган. Ерак Көнчыгыш төбәге кырыс.
Чиктә хезмәт җиңел түгел, зур физик һәм рухи көч таләп итә, авырлыклары белән бергә яхшы яклары да күп булган. Ике ел эчендә Даниловлар чын дуслар тапканнар, алар белән әлегә кадәр аралашып торалар.
– Хәрби частьтә яшәү – гаиләдә яшәгән кебек. Ә табигать анда шундый матур! Без бакчаларда үстергән чәчәкләр анда бөтен җирдә үсә, кәҗәләр, тиеннәр йөгереп йөри, – диләр ир-атлар.
Бертуганнар өйләренә кайтканнар – икесе дә II дәрәҗә “Чик буе гаскәрләре отличнигы” һәм “Чик буе наряды өлкәне” билгеләре белән бүләкләнгәннәр, ә күңелләренең бер өлеше анда –Амур ярларында калган. Ел саен 28 майда алар үзләренең яшел фуражкаларын алалар һәм чик буе сакчылары дуслары белән очрашалар һәм армия көннәрен искә алалар.
– Сагыну хисләре! Анда кызыклы нәрсәләр күп булды. Өйгә күпме генә кайтырга теләсәк тә, саубуллашуы авыр иде. Хәрби частькә тагын бер барып кайтыр идем, – дип уртаклаша Юрий Кимович.
– Хатыныма да анда, һичшиксез, барып кайтырга кирәк дим, – дип өсти Анатолий Кимович.
Даниловлар чик буе хезмәте ир-атларга чын чыныгу бирә һәм мәңгегә истә кала, диләр.
Даниловларның армия альбомыннан алынган фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев