Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Лиана Гомәрова: “Яшәргә, иҗат итәргә һәм үсеш алырга”

Лиана Гомәрова шәһәр көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада Тәтеш турындагы җырын тәүге тапкыр башкарды.

(Тәтеш, 14 октябрь, “Тәтеш таңнары”, Елена Викторова).

Тәтешле Лиана Гомәрова – һәр яктан сәләтле кеше: җырлый да, спорт белән дә шөгыльләнә, бик тәмле итеп ризыклар да пешерә. 

Шәһәр көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада Тәтеш турындагы җырын тәүге тапкыр башкарды, ул инде хитка әйләнде. Мондый җырны бары тик үз ягына гашыйк булган кеше генә яза алуы белән килешәсездер.   

– Җырны язгач, мин аны өйдә күп тапкырлар җыр­лап карадым. Олы кызым Ралина аны тиз арада отып алды, һәм мин җырны һичшиксез кешеләргә ишет­терергә кирәклеген аң­ладым, – дип сөйли Лиана. 

Музыка аның тормышында балачактан ук мөһим урын алып тора.

– Җыр һәрчак минем кү­ңелдә яшәде. Музыка мәктәбенә бишенче сыйныфта укыганда бардым. Баян­да уйнарга дигән тө­гәл максатым юк иде, күб­рәк фортепианода уйнарга теләдем. Ләкин ул чакта уен коралы юк иде, бабай  миңа иске баянын бирде һәм: “Өйрән, кызым”, – диде. Шулай башланып китте инде. Тора-бара мавыгып киттем һәм барысы да тиз килеп чыкты. Тугызынчы сыйныфтан соң педагогия училищесына музыка бүлегенә укырга кердем, аны тәмамлагач, кадет мәктәп-интернатына музыка укытучысы булып бардым. Аннары инде балалар сәнгать мәктәбенә эшкә урнаштым, анда әлеге көнгә кадәр хезмәт куям, – дип сөйли Лиана. 

Ул баяннан тыш, аккордеонда, фортепианода, балалайкада, домбрада, гитарада, барабаннарда, бубенда ­уйный! 

Гомәровлар ике кыз – Ралина һәм Милананы тәр­биялиләр. Алар бер­гәләп спорт белән шөгыль­ләнәләр, өйләренә ремонт ясыйлар. Лиананың эшчәнлек өлкәсе киң кырлы: ул тәмле итеп ризыклар пешерә һәм аларның рецептлары белән социаль челтәрләрдәге дусларыбыз белән дә уртаклаша, психология белән мавыга, үзен дизайнда сынап карый, әле күптән түгел генә фитнес-тренер буларак та әзерлек узды. Яшь анага шулкадәрле көч һәм кодрәт кайдан килүенә гаҗәпләнергә генә кала.

Киләчәккә планнары турында Лиа­на кыскача итеп болай ди: “Яшәргә, иҗат итәргә һәм үсеш алырга!”

фотоны Лиана Гомәрова тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев