Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Мәхәббәт – ярты гасыр бергә яшәүнең нигезе

Шәһәрлеләр Нина һәм Юрий Судариковлар гаилә тормышының ярты гасырлык чиген узганнар.

(Тәтеш, 2 май, “Тәтеш таңнары”).

 Алар кичләрен яшьләр күп була торган “Октябрь” кинотеатры янында очрашканнар.
– Ул миңа ошады, күптән түгел армиядән кайткан иде, аңардан ниндидер ышанычлылык бөркелеп торды, тышкы кыяфәте белән дә җәлеп итәрлек иде, – ди Нина Константиновна.

Яшьләр дуслашып йөргән арада бер-берсен тагын да яхшырак белгәннәр. Шундый тыныч, акыллы егетне сайлавына кыз бик шатланган, гәрчә, үзе әйтүенчә,

Юрий күп сүзле булмаган, күбрәк дәшми торган, хатын-кыз елмаеп болай дип билгеләп үтә: 
– Минем сөйләшүләрем җитәрлек дәрәҗәдә иде, хәер, хәзер дә шулай.

Судариковлар туйдан соң ире­нең әти-әнисе белән Киров урамында яши башлаганнар.
– Мине гаиләгә бик ях­шы кабул иттеләр, каенанам белән кайнатам безгә бөтен яктан ярдәм иттеләр, һәм шулай ук без дә аларга булыштык, бернинди аңлашылмаучанлыклар булмады, – дип уртаклашты Нина Константиновна. 

Тора-бара яшь пар аерым яшәргә уйлаган, ерак түгел генә иске йорт сатып алганнар, ә аннары аның янәшәсендә яңа йорт төзи башлаганнар. Ир белән хатын әлеге зур эшкә оста булган күп санлы туганнарының ярдәм итүен рәхмәт сүзләре белән искә алалар. Йорт сабыйларның шат авазына күмелгән, өч уллары – нәсел дәвамчылары. Гаилә учагы яңа торакны зурайтып, яңартып торган, абзар-куралар барлыкка килгән, мал-туар ­асраганнар.

Ата-аналар балаларын хез­мәткә өйрәтеп үстерергә тырышканнар, һәрберсенең үз эше булган һәм шуннан соң гына алар уйнап, күңел ­ачканнар.

Нина Константиновна район үзәк хастаханәсе машинистыннан алып районның төзелеш тармагы предприятиесе бухгалтерына кадәрге хезмәт юлын үткән, Юрий Андреевич Тәтештәге электр челтәрендә 27 ел шофер булып эшләгән.

Бер-берләренә карата ихтирам һәм мәхәббәт Судариковлар гаиләсенең ярты гасыр бергә яшәвенең нигезе булып тора.
Лаеклы ялда ир белән хатын бер җайга салынган тормыш белән яшиләр. Алар Тәтешнең елдан-ел яхшыра баруын билгеләп үтеп,   һава торышы әйбәт булганда яраткан шәһәр урамнарында йөрергә яраталар, җәен бакчада эшлиләр.
Балаларының һәм оныкла­ры­ның кунакка кайтуын һәр­вакыт көтеп торалар.

– Алар – безнең бәхетебез, – диләр Судариковлар. – Бары тик тынычлык һәм иминлек кенә телисе кала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев