Намуслы хезмәт куйган
9 май – Җиңү көне.
Тәтештәге 1нче урта мәктәп укучысы Кристина Резюкова үзенең тыл хезмәтчәне булган карт әбисе турында сөйләде:
– Раида Давыдовна Асташина 3 февральдә ТРның Тәтеш районы Иске Сумароково авылында туган.
Сугыш башланганда аңа 12 яшь булган. Яшәү авыр булган, ачтан үлмәс өчен кайчакларда черек бәрәңге ашарга туры килгән.
Карт әби башта колхоз кырларында эшләгән, аннары ат йөртүче булган. 17 яшендә акча эшләргә киткән, торф чыгарган.
Соңрак Иске Сумароковога кайткан, Жуково авылы егетенә кияүгә чыккан. Ире армиядә хезмәт итеп кайткач, алар Тәтешкә күченгәннәр, дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев