Наталья Борисова: Агрофирмада инде 15 елдан бирле эшлим
“Колос” агрофирмасы – игенчелек культурасы югары булган авыл хуҗалыгы.
Наталья Борисова, склад мөдире:
– Агрофирмада инде 15 елдан бирле эшлим. Агроном-орлыкчы булып эшли башладым, аннары баш агроном булдым, декрет ялыннан соң заправкага эшкә чыктым. Хәзер минем җаваплылыкта – ашлык складлары, алар бездә алты. Ашлыкны төяү бөртек ыргыткыч ике җайланма белән башкарыла.
Ындыр табагының территориясе зур, хуҗалык та кечкенә түгел. Бездә коллектив искиткеч дус, бердәм. Хезмәттәшем Лариса Федотова белән алмашынып эшлим. Комбайннар ашлык суккан арада, иген безгә китерелә. Басудан ташыган иген генә түгел, киптергечтән складка сала торганы да үлчәнә. Предприятиедә катгый исәпкә алу да мөһим, үз журналымны, гомуми журналны, аерым көндәлекне, реестрны алып барам. Киптерү өчен безгә районның башка хуҗалыкларыннан да ашлык ташыйлар, чөнки киптерү комплекслары бөтенесендә дә юк.
Июль – август – иң киеренке вакыт, соңрак йөкләнеш кими. Җитәкчеләребезнең өметен акларга кирәк, авыр эштән соң ел саен безгә шифаханәгә юлламалар бирелә, һәм без мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйбыз, ял итәбез, көч җыябыз.
Галина Таҗетдинова, автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев