Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Наталья Канаева: “Эзләнүдә булырга кирәк”

Бүген – Укытучы көне.

(Тәтеш, 5 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Наталья Канаева Тәтештәге 1нче урта мәктәптә утыз елдан күбрәк хезмәт куя.

Наталья Николаевна Тәтеш­тәге педагогия училищесын 1984 елда кызыл дипломга тәмамлагач, шәһәрдәге 1нче мәктәпнең озайтылган көн төркеменә тәрбияче итеп кабул ителә, ике елдан башлангыч сыйныф укытучысы вазифасына күчерелә. Тора-бара “рус теле һәм әдәбияты” белгечлеге буенча югары белем ала. 

– Минем укытучылык эшем шулай башланды. База мәктәбендәге беренче укытучым Анна Николаев­на Симанованы олы хөрмәт белән искә алам. Математика укытучысы Зоя Николаевна Мальченко һөнәр сайлауда зур әһәмияткә ия. Минем дә шулай үз белемемне балалар белән бүлешәсем килде, – дип сөйли педагог. – Беренче укытучы – бала өчен ул икенче әни. Балаларга ярату хисләре һәм тиешле таләпчәнлек белән карарга тырышам, бу уңышларга ирешер өчен кирәк. Стандартлар, программалар, дәреслекләр үзгәрә, ә балалар балалар булып кала. Алар, үзләренең хис-тойгылары белән класска көч өстиләр. Алар белән үзеңнең авыруларыңны һәм проблемаларыңны оны­тасың. Укытучы һөнәрендә барысы да шома гына булмый әлбәттә, ләкин хезмәтең файда китерүен аңлагач, яшәү көче арта.  

– Укытыр өчен күп белергә кирәк, уңышлы хезмәт куяр өчен һәрвакытта эзләнүдә булырга кирәк, – ди тәҗрибәле педагог һәм рус язучысы Иван Гончаровның сүзләрен искә төшерә: “Белем чыганагы иксез-чиксез: кешелек әлеге юлда нинди генә уңышлар казанса да, барысы да кешеләргә эзләнүле, ачыш һәм танып белүле булып калачак”.   

фотоны Наталья Канаева тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев