Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Ольга Пьянова : “Һәр көнне бер яңалык беләм”

21 апрель – Җирле үзидарә көне

(Тәтеш, 21 апрель, “Тәтеш таңнары”). Ольга Пьянова Тәтеш районы Советы Аппаратының оештыру бүлеге баш белгече булып 2012 елдан эшли, әмма администра­циядә хезмәт эшчәнлеген унөч ел элек административ комиссия секретаре вазифасында башлап җибәргән булган. 

– Минем вазифага Совет эшчәнлеген оештыруны тәэмин итү, киңәшмәләрне, ­Со­вет утырышларын протоколга тер­кәү, исәп-хисаплар төзү, мөрәҗәгать­ләр­гә җавап би­рү, авыл җир­лек­ләре белән кон­суль­тация эше, методик хезмәт, хокукый ярдәм күрсәтү, норматив-хокукый акт­ларның проектларын эш­ләү, прокуратура органнары, җирле үзи­дарә органна­ры белән үза­ра хезмәттәшлек, ки­ңәш­­мәләр, чаралар һәм башка күп әйберләрне оеш­тыру керә, – дип хисаплый Ольга Павловна.  

Шулай ук нәкъ тә менә ул район, республика һәм  дәүләт бүләкләренә тәкъдим итү өчен документларны килешә һәм рәсмиләштерә.
Аның вазифасы кызыксыз һәм бертөр­ле кебек тоелырга мөмкин. Ләкин, баш белгеч белдергәнчә, бу алай түгел. 

– Минем эшчән­лек кызыклы. Һәр көнне ниндидер яңа­лык белә­сең, хез­мә­тем  юридик мәсь­ә­ләләр, закондагы үзгә­реш­ләр белән бәйле, аларны тәҗрибәдә кул­ла­нырга була. Эш­чәнлек бертөрле генә түгел, ул кабинет белән генә чикләнми. Авыл җир­лекләренә чыгам, ке­шеләр белән очрашам, чараларда катнашам, – дип сөйли Ольга Павловна. 

Ул яхшы белгеч булыр өчен түземлеккә ия һәм һәрчак ярдәм күрсәтергә әзер булырга кирәк, дип билгеләп үтә.

фотоны Ольга Пьянова тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X