Олы җанлы табиб һәм шәхес иде
Тәтеш үзәк район хастаханәсенең югары квалификацияле табибы Вил Җәгъфәров районның сәламәтлек саклау тармагына кырык елдан күбрәк гомерен багышлады.
Вил Фоат улы 1959 елның 21 сентябрендә ТАССРның Тәтеш районы Татар Бидәңгесе авылында туган. 1982 елда Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетын, Республика клиник хастаханәсе базасында хирургия буенча субординатураны, оториноларингология буенча интернатураны тәмамлаган.
1983 елдан – Тәтеш үзәк район хастаханәсендә табиб-оториноларинголог, 1992 елдан өстәмә рәвештә табиб-офтальмолог булып эшләгән. 1995 – 1998 елларда Тәтеш үзәк район хастаханәсенең баш табибы вазифасын башкарган. Вил Җәгъфәров Мәскәүдә Россия ринологлар җәмгыяте пленумында, Санкт-Петербургта Россия ринологлар җәмгыяте конгрессында, Түбән Новгородта Россия оториноларингологларының XVII съезды делегаты булган. Стендка ату белән актив шөгыльләнгән, спорт мастерлыгына кандидат нормативларын үтәгән. Тәтештәге стенка ату буенча олимпия резервындагы махсуслашкан балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең спорт табибы вазифасын алып барган. Соңгы елларда Тәтеш районында гына түгел, ә Буа һәм Кама Тамагы үзәк район хастаханәләрендә хезмәт куйган.
Сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары өчен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы, ТР Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хаты, Тәтеш муниципаль районының Мактау грамотасы һәм Тәтеш үзәк район хастаханәсенең күпсанлы мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән. Спорт өлкәсендә – стендка ату буенча Бөтенроссия, республика һәм район ярышларында яулаган җиңүләре өчен берничә медаль иясе.
Әлфия Җәгъфәрова:
– Әти белән әни безгә гомер генә бүләк итеп калмыйча, ә балачагыбызны да бәхетле һәм шатлыклы иттеләр. Әти соңгы көннәренә кадәр минем һәм балаларым өчен укытучы да, остаз да, яклаучы да булды. Ул һәрвакыт безне мәхәббәте һәм кайгыртуы белән колачлады.
Балачакта әти белән көймәдә балык тоткан чакларыбызны хәтерлим. Мине дулкын селкетә иде, әмма бу бик кызыклы вакытлар, җир шарының төзелеше, тормыш кануннары, хәтта Кориолис көче турында да ишетергә мөмкин булган минутлар. Әти “тере энциклопедия”, зирәклек һәм акыл китабы кебек иде. Кемдер өчен ул табиб, хезмәттәш, балыкчы яисә аучы булды, кемдер өчен – дус, очраклы юлдаш, ләкин ул беркайчан да ярдәм итүдән, киңәш бирүдән баш тартмады. Ул лор-табиб кына түгел, ул әле сурдологиягә дә укыды, үзенең белемнәрен начар ишетүчеләрне дәвалауда кулланды. Медицина өлкәсендә генә түгел, башка күп тармакларда да зур белем туплап, ул кешеләрне сүз белән дә дәвалый белде. Ул еш кына болай дип әйтә иде: “Кешеләргә кешечә карарга кирәк”, – һәм чыннан да, бүгенге көндә бу сыйфат җитми.
Аның мәхәббәте һәм яхшылыгы һәрвакытта минем белән, алар тормышымда миңа ярдәм итеп торалар.
Сергей Ерастов:
– Вил Фоатович минем өчен кырык елга якын чын дус һәм искиткеч дәвалаучы табиб булды. Армиядән демобилизацияләнеп, Монголиядән кайтканда, колагым ялкынсынды. Танылган табиб Валериан Николаевич Кондаков миңа Вил Фоатовичка мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде һәм безне таныштырды. Шул рәвешле без дуслашып киттек. Яшәлгән гомер юлында төрле хәлләр булды, һәм ул югары һөнәри белгеч буларак һәрвакытта ярдәмгә ашыкты, минем сәламәтлегемне чын мәгънәсендә саклап калды. Балаларым авырганда да аңа мөрәҗәгать иттем, ул һәрчак дөрес диагноз куя һәм дәвалау билгели иде.
Иң игътибарга лаеклысы – аның һәрвакытта яхшы кәефтә булуы. Үзенең рух күтәренкелеге белән башкаларны да илһамландырды, күңел җылысын бирде, без бер-беребезне сүзсез аңлый идек. Аның үзенә генә хас ашыкмаучанлыгы бар иде, атлаганда гәүдәсен салмак кына селкетеп йөри иде, мин аны ерактан ук таный идем, аралашканда ул һәрчак елмая иде.
Вил Фоатович ата-анасын бик хөрмәт итте. Алар җирле интеллигенция вәкилләре, педагоглар иде. Ул үзенең барлык асыл сыйфатларын – белемлелеген, кешеләргә ихтирамын, кайгыртучанлыгын һәм ярдәмгә килергә әзер булуын нәкъ менә алардан алган. Ул үз гаиләсе белән дә горурланды, хатыны, балалары һәм оныклары турында һәрвакытта җылы итеп сөйләде.
Вил Фоатович табигатьне бик яратты, аучылык, балык тоту белән кызыксынды, урманга гөмбәгә йөрде. Җәяү йөрергә яратты, велосипедта йөрде, үзе белән оныгын да алды.
Хатыны белән бергә бакчада эшлиләр иде, теплицаларында яшелчәләр үстерделәр. Миңа кунакка килгәндә, үзенең уңышы белән бүлешә, көньякка баргач та күчтәнәчләр алып кайта иде. Туганнарына һәм якыннарына бүләкләр бирү, ниндидер яхшылык эшләү аңа бик ошый иде. Аның белән аралашканда, нәкъ менә син аның өчен кадерле кеше икәнлегеңне һәрчак тоя идең, аның күрсәткән ихтирамы күңелне дулкынландыра иде.
Вил Фоатовичның вафатын мин бик авыр кичерәм һәм шундый якты күңелле кеше белән очраштырган өчен язмышыма рәхмәтлемен. Ул минем хәтеремдә олы җанлы табиб һәм шәхес булып калды.
Елена Кутяшова:
– Вил Фоатович 30 ел дәвамында минем остазым һәм хезмәттәшем булды. 1995 елда мин декрет ялыннан эшкә чыкканда, ул үзәк район хастаханәсенең баш табибы иде. Ул мине үз кабинетына шәфкать туташы итеп эшкә алды. Башта мин аның алдында каушап кала идем, ләкин хезмәттәшем: “Борчылма, ул бик яхшы кеше”, – дип тынычландырды. Чынлап та, никадәр таләпчән булса да, ул кеше хәленә керә белә торган аңлаучан җитәкче булды.
Ул операцияләр ясаучы доктор иде. Стационарда аның ЛОР кабинеты бар иде, Вил Фоатович эштә нинди җайланма куллануын аңлата иде. Берничә тапкыр аның белән Казанга, Республика клиник хастаханәсенә консультацияләргә бардык, анда да мин аңардан күп нәрсәгә өйрәндем.
Авыруларга мөнәсәбәте һәрвакытта яхшы булды. Сырхаулар төрле холыклы булсалар да, ул һәркем белән уртак тел таба белде, аның сабыр тавышы кешедә ышаныч уята иде. Беркайчан да үзен өстен тотмады, тәкәбберләнмәде. Без – шәфкать туташлары белән һәрвакытта елмаеп, мәрхәмәтле, әтиләрчә сөйләште. Аралашканда кирәкле киңәшләрен бирде, без аларны эшебездә файдаландык һәм алар ярдәм итте.
Ул окулист та булды, Галина Николаевна Горланова белән отпуск вакытларында бер-берсен алыштырдылар. Шунысын да әйтергә кирәк: Вил Фоатович белән бергә эшләгән еллар эчендә без бер тапкыр да больничныйга чыкмадык, отпускага да бер үк вакытта китә идек.
Аның дуслары һәм танышлары бик күп иде. Ул: “Лена, мин эшкә барганда да, кайтканда да бары тик машина белән генә йөрергә тиеш. Мине бөтен шәһәр белә, юлда һәркем белән туктап сөйләшеп торсам, кабул итү тиешле вакытында башланмаячак”, – дип шаярта иде. Аны яхшы белгеч буларак Буада да, Апаста да, Чүпрәле районнарында да хөрмәт иттеләр.
Вил Фоатович, әгәр эшемнән китсәм, мине кем алыштырыр инде, дип һәрчак борчылды. Атна буе эштә булды: йә кабул итүдә, йә операцияләрдә. Сәламәтлегеннән бервакытта да зарланмады, без яңа елда да бергә эшләрбез дип ниятләгән идек, ләкин планнарыбызга тормышка ашарга язмаган булган. Яхшы табибның һәм искиткеч кешенең вафаты безнең өчен, аның хезмәттәшләре өчен зур югалту булды.
фотоны Әлфия Җәгъфәрова тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев