Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Өметләр һәм уй-ниятләрне чынга ашыра алуына ышана

Тәтеш районының балалар сәнгать мәк­тәбе директоры Сергей Арцыбашев “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз ка­рашы” респуб­лика конкурсының ­“Ир-ат – лидер” номинациясендә җиңүгә иреште.

(Тәтеш, 1 апрель, “Тәтеш таңнары”, Динә Мансурова). “Директор” вазифасы исемен әйткән вакытта коллектив белән җитәкчелек итә белүче һәм хуҗалык эшләрен башкару осталыгына ия кырыс кеше күз алдына килеп баса. 

Сергей Арцыбашев нәкъ тә шундый, ләкин шуның өсте­нә ул иҗади директор да. Хез­мәттәшләре әйтү­енчә, үзенең көч-кодрәте белән бөтен тирә-юньне күтә­ренке рухка канатландыручы кеше,  эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә дә белемле җитәкче.

Сергей Юрьевичның өстәмә белем бирү системасында сигез еллык җитәкчелек һәм 18 елдан күбрәк педагогик эшчәнлек ­стажы бар.

– Мин һөнәри үсеш, тәҗрибә туплау, укыту буенча озын юл уздым. Миңа уңыш елмайды, юлымда тәҗрибәле җитәк­челәр һәм хезмәттәшләр очрады, алардан мин коллектив белән эшләргә өйрәндем, – дип уртаклаша Сергей Арцыбашев. – Директорның гаять зур көче – аның командасы, ул зур нәтиҗәлелек белән хезмәт куя һәм зур перспективага ия. Минем белән фикердәшләр коллективы эшли, укучыларның иҗади эшчәнлеге өчен уңай мохит булдырылды. Чөнки нәтиҗә педагогика коллективындагы һәр кешенең бердәм эшләвеннән тора. Без­нең мәктәп традицияләргә бай, алар яшьләргә тәҗрибә­ле хезмәттәшләреннән күчеп бара. Хезмәтебезнең принцип­лары: исеңдә тот – укытучы балаларны үзе өйрәнгәнчегә кадәр укыта; исеңдә тот – синең укучыларыңның уңышлары – ул синең дә уңышларың. Бу ничек кенә көчле яңгырамасын, ләкин мин горурланып әйтә алам: безнең балалар сәнгать мәктәбе  – Татарстанда матди-техник база буенча иң җиһазландырылган мәктәпләрнең берсе.  

Үзегез өчен нәрсәне мөһим дип саныйсыз һәм кешеләрдә нәрсәне бәялисез дигән сорауларга Сергей Юрьевич болай дип җавап бирә:

– Кешеләрдә мин барыннан да биг­рәк намуслылыкны, креативлыкны һәм үз эше белән мавыгучанлыкны бәялим. Балаларның уңышларын һәм алар­ның бәйге­ләрдә югары нәтиҗәләргә ирешү­ләрен, алга таба аларга мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә эшләү буенча һөнәри юнәлеш бирүне мөһим дип саныйм.

Төп эшеннән тыш, Сергей Арцыбашев актив җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Күптән түгел генә ул “Тәтеш шәһәре” муниципаль берәм­леге депутаты булган.

– Минем яраткан гаиләм – барлык башлангычларым­да, казанышларымда һәм җи­ңүләремдә алыштыргы­сыз ярдәмчем һәм илһамлан­дыручым, – дип бел­дерә Сергей Юрьевич. – Һәр көнне яңа өметләр һәм уй-ният­ләр барлыкка килә. Минем гаиләм кебек шундый педагогик коллектив һәм ышанычлы тыл булганда, миңа аларның барысын да тормышка ашыру насыйп булыр дип ышанам.

фотоны Сергей Арцыбашев тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев