Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Профсоюз канаты астында

“Яңа гасыр” мәдәни-күңел ачу комплексының әйдәп баручы методисты Галина Уланова сигез ел дәвамында кино хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы рәисе булып тора.

– Эшчәнлек иҗтимагый, кызыклы. Безнең коллективта унбер кеше эшли, шуның унысы – профсоюз әгъзасы. Оешмада үзенең коллектив килешүе бар, ул эш бирүче белән кино хезмәткәрләре профсоюзы арасында төзелә һәм профсоюз әгъзаларының хокук­ларын, мәнфәгатьләрен як­лау­ның гарантиясе булып тора, – дип сөйли Галина Викторовна.
Аның әйтүенчә, һәр хезмәткәр үзен кызыксындырган сорауларга ки­ңәшләр һәм җаваплар алырга хокук­лы, ягъни профсоюз әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтелә, шулай ук мәдә­ният хезмәткәрләре профсоюзына да мөрә­җәгать итәргә мөмкин.
Галина Викторовна тарафыннан хезмәт шартлары иминлеге буенча иҗтимагый контроль дә алып барыла, ул оешма хезмәткәрләрен шифаханә-курорт дәвалануына һәм ял итүгә юлламалар белән тәэмин итүгә, шулай ук хезмәткәрләрнең җәйге ялын оештыруга һәм хез­мәткәрләргә үз вакытында хезмәт хакын түләүгә йогынты ясый.
– Профсоюз профкомы канаты астында төрле чаралар үткәрелә, профсоюз оешмасы әгъзалары аларда актив катнашырга тырышалар, – дип уртак­лаша Галина Викторовна. – Мин семинарларга, күчмә киңәшмәләргә даими йөрим, укулар узам. Үз эшчәнлегемдә җаваплы һәм белемле булырга тырышам. Шулай ук тематик язмалар да язабыз, анда мин дә, кино хезмәткәрләре профсоюзы әгъзалары да кирәкле мәгълүматны ала алалар.
Күпьеллык тәҗрибә нәкъ тә профсоюзларның белгечләргә эш шартларын яхшыртуга, хезмәт хакын арттыруга, моның яр­дәмендә эшләү имин һәм уңайлырак була баруына ярдәм итүгә ирешүне күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев