Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Рима Сафиуллова - Ел лидеры дип танылды

“Колос” агрофирмасы җитәкчесе, “Р. Г. Сафиуллова” КФХ, Тәтеш районының “Ак калфак” һәм “Татар гаиләсе” иҗтимагый оешмалары җитәкчесе Рима Сафиуллова “Ел лидеры” номинация­сендә җиңүче булды.

Бүләкләү Мәскәү Мил­ләтләр йортында “Өченче меңьеллык хатын-кызы” дип аталган II Халыкара бизнес-форумында узган. Форум Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән хатын-кыз лидерларны берләштерү өчен нәтиҗәле платформа буларак таныткан.

Дәрәҗәле чарада 300 дән артык делегат катнашкан – кече, урта һәм эре бизнес вәкилләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, галимнәр, Бразилия, Бурунди Республикасы, Иран, Катар, Камерун, Уганда, Конго, Намибия, Сенегал, Ангола һәм башка илләр җәмәгать эшлеклеләре.
Форум барышында стратегик һәм эксперт сессияләре, дискуссия мәйданчыклары, VISION 3000 Халыкара дискуссия клубы утырышы, Россия төбәкләре һәм чит илләр презентациясе, эшлекле очрашулар, Россия һәм чит илләрне борчый торган көнүзәк социаль, мәдәни, милләтара һәм икътисади проблемалар, файдалы мастер-класс­лар буенча фикер алышулар үткәрелгән, шулай ук “Хатын-кыз кулы белән” дип аталган күргәзмә тәкъдим ителгән. Катнашучылар тәҗрибә уртаклашканнар һәм хәзерге заманда хатын-кыз ролен киңәйтүгә юнәлдерелгән алдынгы эш тәҗрибәләре белән танышканнар.

Форумның беренче көнендә VISION 3000 клубы утырышында “Күпкырлы дөньяда үзгәрешләр чоры” дигән темага фикер алышу булган,  Рима Сафиуллова “Традицияләр: үткәннәрне онытмыйбыз, киләчәккә күпер төзибез” дигән доклад  белән чыгыш ­ясаган. 

Кич белән тантаналы концерт булган, анда “Өченче меңьеллык хатын-кызы” Халыкара премиясе җиңүчеләрен бүләкләү уздырылган. Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегеннән Фикус Мортазина белән “Хатын-кызларның интернациональ берлеге” төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Әлфия Әмирова Рима Гомәр кызына җиңүче дипломын тапшырган.

Гаҗәпләндергәннәр

II Халыкара фо­румның эшлекле про­граммасының икенче көне “Хатын-кызлар хәрәкәте һәм заманча дөнья” пленар утырышы белән ачылган, анда шулай ук безнең данлыклы якташыбыз чыгыш ясаган.   
– Түгәрәк өстәл артында җанлы әңгәмә узды. Рима Гомәр кызы үзенең тормыш юлы турында сөйләде.  “Хатын-кыз булу. Аграрий булу. Лидер булу” – чыгышның төп темасы булды, – дип уртаклашты форумда катнашучы Асия Ибраһимова.

Тәҗрибә алырга теләк белдергәннәр

Асия Ибраһимова сүзлә­ренә караганда, Рима Сафиуллова эшчәнлеге турындагы документаль фильмны тәкъдим итү түгәрәк өстәлдә кат­нашучыларның барысында да соклану уяткан. Рима Гомәр кызы тырышлыгы белән ул җитәкчелек иткән ике авыл хуҗалыгы предприятиесе дә Татарстанның агросәнәгать тармагын үстерүгә зур өлеш кертә. “Колос” һәм “Р. Г. Сафиуллова”  КФХ безнең республикада уңыш җыю нәтиҗәләре буенча призлы урыннарны биләп тора, терлекчелек өлкәсен­дә дә алдынгылыкта.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар Рима Гомәр кызының чыгышын игътибар белән тыңлаганнар, сораулар бир­гәннәр, хуҗалыкларның матди-техник тәэмин ите­лешенә, бөртекле һәм азык культураларының уңдырышлылыгына га­җәп­ләнгәннәр, җирләрне эшкәртү техно­логияләре, хуҗалыклардагы орлыкчылык эшчәнлеге белән кызыксынганнар. Республикада һәм илдә танылган “Колос” авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесенең бик күп җәмәгать эшләре белән дә шөгыльләнүенә сокланганнар: ул меценат та, “Халыкара ислам бизнесы ассоциациясе” хәйрия фонды әгъзасы да, “Хатын-кызларның интернациональ берлеге” төбәк иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча рәсми вәкиле буларак, районда һәм республикада татар халык мәдәниятен сак­лауга  һәм үстерүгә бик зур өлеш тә кертә. Кешелеклелек сыйфатларын билгеләп үтеп, хуҗалыкларда гади хезмәткәрләргә кайгыртучанлык һәм зур игътибар бүлеп бирелүен билгеләп үткәннәр. 

– Без­нең авыл хуҗалыгы пред­прия­тиеләренең уңышлы эшчәнлеге – бөтен коллек­тивның тырыш хезмәте, куелган бурычларга җа­ваплы мөнәсәбәт, югары нәтиҗәләргә ирешү теләге, һәм, әлбәттә, дәүләт ярдәме, – дигән Рима Гомәр кызы.

Нәтиҗәдә, Африка ил­ләре вәкилләре хезмәт­тәшлек тәкъдим иткәннәр һәм Рима Гомәр кызын лидерлык тәҗрибәсе белән уртаклашыр өчен үзләренә чакырганнар.

– Форум барлык илләрдәге хатын-кызларның хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтү кебек бурычларны хәл итүгә зур өлеш кертә. Без бер-беребез белән таныштык, аралаштык, тәҗрибә уртаклаштык. Форум мәйданчыкларында хатын-кызларның кече һәм урта бизнесның барлык өлкәләрендә актив катнашуын тәэмин итү белән бәйле актуаль мәсьәләләр кызыклы һәм файдалы булды, – дип билгеләп үтте Рима Сафиуллова. – Форумда катнашучыларны матур Тәтеш районы һәм анда яшәүче эшчән халык белән таныштыра алуыма чын күңелдән шатмын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев