Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Россия Герое белән танышкан

Олы Шәмәк урта мәктәбе укытучысы Игорь Лашманов ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә булды.

Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге активисты Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта узган утырышка пенсионерлар арасында компьютерда күп төр ярыш буенча “Хикмәт” республика чемпионаты призеры буларак мәртәбәле кунак сыйфатында чакырылган иде.

– Миңа мондый абруйлы һәм әһәмиятле чарада катнашу кызыклы  булды. Коллегиядә хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Әмировна Зарипова чыгыш ясады, анда балалары булган гаиләләргә ярдәм итү чаралары әйтелде. Югары уку йортлары вәкилләре рес­публикада яшь студентларның гаилә корулары хуплана, дип хәбәр иттеләр. Татарстан Россия дәрәҗәсендә цифрлаштыру буенча алдынгыларның берсе дип әйтелде. Миңа, педагог буларак, безнең чыгарылыш укучыларыбызның кая укырга, кайда эшкә урнашырга мөмкин булуы кызыклы булды. Хезмәт базарында квалификацияле эшчеләр һәм инженерларга ихтыяҗ аеруча зур. Сүз уңаеннан, утырышка югары уку йортлары студентлары да чакырылган иде.

Без төрле күргәзмә экспозицияләрендә булдык, чарада катнашучылар белән аралаштык. Россия Герое Рәсим Рәшитович Баксиков, өлкән лейтенант, ВСУның 8 техникасын юк иткән, “Алеша” танкы экипажы командиры белән очрашу минем өчен аеруча истә калды. 
Коллегия барышында бүләкләр тапшыру тантанасында мин үз хезмәтләре белән республикабызның һәм тулаем илебезнең чәчәк атуына зур өлеш керткән һәркем өчен сөендем, – дип уртаклашты Игорь Лашманов.

фотоны Игорь Лашманов тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев