Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

­Рушания Цветкова: “Безнең укучылар тиз фикерлиләр”

20 июль – Халыкара шахмат көне.

(Тәтеш, 20 июль, “Тәтеш таңнары”, Ләйлә Ягшудина, Рушания Цветкова фотосы). Бу бәйрәм Тәтешне дә читләтеп үтми, чөнки шәһәребездәге шахмат мәктәбе ничә елдан бирле инде массакүләм разрядтагы спортчылар әзерли. 

Тәтештә 1995 ел башында ук инде шахмат сөючеләр үтенече буенча шахмат клубы ачылган, аның базасында шушы ук елның 26 сентябрендә Нәҗметдинов исемендәге Казан шахмат мәктәбенең бердәнбер филиалы эшли башлаган. Ул эшләү дәверендә күп сандагы спорт мастерлыгына кандидатлар, беренче разрядчылар һәм массакүләм разрядлы спортчылар чыгарган.

Тәтеш шәһәренең шахмат мәктәбендә хәзерге вакытта дүрт тренер – Рашат Сафьянов, Ваһап Гарифуллин, Андрей Ванюхин, Рушания Цветкова өйрәтә һәм 100 укучы белем ала, аларның 5се укуларын уңышлы тәмамлап, 29 июньдә махсус документ – таныклык алган. 

– Безнең укучылар атнага өч тапкыр шөгыль­ләнәләр, моңардан тыш өйгә бирелгән биремнәрне дә үтиләр: материалны кабатлыйлар һәм ныгыталар, онлайн-шахмат уйныйлар. Спортчылар теоретик дәресләрдә туплаган барлык белемнәрен тәҗрибәдә кулланалар. Моның өчен шахмат һәм шашка буенча турнирлар оештырыла. Барлык ярышлар ФИДЕ кагыйдәсе буенча, киң танылган өч юнәлештә: классик шахмат, тиз (рапид) һәм блиц нигезендә, рейтингка исәп тотып уза, – дип сөйли шахмат мәктәбе мөдире ­Рушания Цветкова.   

Гадәттә ярышларны бәй­­рәмнәр уңаеннан үт­кә­рәләр, шуңа күрә турнирлар һәр айда да диярлек ­уздырыла.

Шахмат мәктәбе укучылары республика күлә­мендәге турнирларга, Россия Кубогы этапларына еш баралар. Моңардан тыш, укучылар арасында рейтинг турнирлары да уза. Уңышлы укыган спортчылар Казандагы укытучылар белән читтән торып шөгыльләнәләр, Талантлар Университеты каршында эшләп килүче спорт лагерьләренә җыеннарга ­баралар.  

– Шахмат абстракт фи­­кер­ләү, интеллектуаль һәм математика сә­ләте үсешенә тәэсир итә, түземлеккә, мөстә­кыйльлеккә һәм җа­вап­лылыкка өйрәтә, чөнки һәр йөреш – ул тирәнтен уйланылган сайлау. Безнең укучылар шәхси вакытларын дөрес планлаштыра һәм тиз фикерли башлый, – ди Рушания Исмәгыйль кызы.   
Шахмат мәктәбенә 6 яшь­тән шахмат, шашка, го бүлекләренә керергә мөм­кин. Балаларга уңайлы булсын өчен дәресләр шә­һәрнең төрле урыннарында: “Барс” спорт-сә­ламәтләндерү комплексында, шәһәрдәге 1нче, татар һәм Алабирде авылы урта мәктәпләрендә уздырыла. Беренче ике елы – башлангыч әзерлек, аннары спорт-күнекмәләр, ул 5 ел дәвам итә. Мәктәпне тәмамлагач укучылар та­нык­лык алалар, разрядка һәм спорт мастерлыгына кандидат исемен алу мөмкинлеге бар. Укыган барлык 15 шахматчы һәм 5 шашкачының барысы  да хәзерге вакытта спорт дәрәҗәсенә ия.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев