Сабыйларга мөстәкыйль булырга ярдәм итә
27 сентябрь – Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне
Урюм авылы балалар бакчасының кече тәрбиячесе Надежда Малькина биналардагы тәртипне һәм чисталыкны тәэмин итеп кенә калмыйча, сабыйлар белән аралашып, аларны үз-үзләренә хезмәт күрсәтергә өйрәтә.
Районның мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәре бу вазифада нибары бер ел гына булса да, аның әйтүенчә, балалар һәм үзенең коллективы өчен чын күңелдән янып-көя.
– Бездә балалар кечкенәләр, өч һәм биш яшьлекләр, – ди тәрбияче. – Шул ук вакытта һәркайсының үз холкы, һәм мин алар белән уртак тел табам. Кызларның яраткан шөгыле – уенчык ашханәдә ашарга пешерү, алар төрле ризыкларны җитди рәвештә “әзерлиләр”. Кечкенә хуҗабикәләр бер-берләренә киңәшләр бирәләр, нәрсә пешерүләрен сөйлиләр, һәм без аларны хуплыйбыз, чөнки уенда хәрәкәтчәнлек арта, сабыйлар үзләренең уен мохитендә тәртипне үтәргә өйрәнәләр.
Мине күргәч балаларның шатланулары, исәнләшүләре, “Надя апа килде” дип әйтүләре сөендерә. Саф һавага йөрергә чыкканда аларга киенергә булышам, моны ничек дөрес итеп эшләргә кирәклеге турында сөйлим, чөнки балалар еш кына әйберләрнең алдын артка, аяк киемнәрен төрле аякларга киеп куярга мөмкиннәр, үз-үзләренә хезмәт күрсәтү нигезләрен өйрәтәм. Шулай ук ашап-эчкән вакытта алар кашыкларны, чынаякларны үзләре дөрес итеп тотсыннар, пөхтә итеп ашасыннар дип тырышам, аларга мөстәкыйль булырга ярдәм итәм. Безнең балалар бакчасы коллективы дус, сабыйларга уңайлы булсын өчен без барысын да эшләргә тырышабыз, йорт яны территорияләрен төзекләндерүдә катнашабыз, чәчәкләр утыртабыз, бу да шулай ук сабыйларда матурлык хисе тәрбияли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев