Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Шәһәрле Наталья Будкова районның социаль өлкәсендә 20 елдан күбрәк хезмәт куя

Ул Урюм авылында колхозчылар гаиләсендә туган.

(Тәтеш, 8 октябрь, “Тәтеш таңнары”, Лина Тихонова). Шәһәрле Наталья Будкова районның социаль өлкәсендә 20 елдан күбрәк хезмәт куя.  

Ул Урюм авылында колхозчылар гаиләсендә туган, буй җиткәч, йорт ху­җалыгында да, абзар-кура тирәсендә дә әти-әнисенә ярдәм иткән.

Мәктәпне тәмамла­ган­­нан соң, алдагы тормышы өчен бухгалтер һө­нәрен сайлаган, кооператив техникумга укырга кергән. Наталья Николаевна хезмәт эшчәнлеген үз белгечлеге буенча Тә­тешнең кулланучылар җәм­­гыятендә башлап җи­бәргән, аннары рай­онның әзерләүләр конторасында эшләгән.  
Район админис­тра­­ция­сенең социаль тәэ­минат бүлегенә ул 1998 елда пен­сияләрне яңадан хисаплау белгече буларак килгән, ә 2000 елда халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәгенең аппарат бухгалтеры итеп билгеләнгән һәм 15 елдан бирле инде әлеге оешмада кадрлар буенча белгеч булып эшли.  
Наталья Николаевнаны коллективта үз эшенең остасы буларак бәялиләр һәм аның шәхси сыйфатлары өчен хөрмәт итәләр. 

Лилия Анисимова, “Тәтеш балкышы” үзәге директоры:
– Наталья Николаевна – югары класслы белгеч, ул үзенең хезмәт барышын оста итеп оештыра, йөкләнгән эш күләмен сыйфатлы башкара һәм билгеләнгән вакытка үти.Ул кадрлар исәбе буенча документларны төгәл итеп алып бара, хезмәт турындагы законны ­белемле файдалана, андагы үзгәрешләрне күзәтеп бара, оешманың квалификация, аттестация эшләрен оештыруда катнаша. Хезмәттәшебез халыкка социаль хезмәт күрсәтүдә ирешкән уңышлы, тырыш хезмәте өчен ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, безнең Наталья Николаевна – яраткан хатын һәм ике кызның ­кайгыртучан әнисе.    

Татьяна Анисимова, баш  бухгалтер:
– Наталья Николаевнаны мин берничә дистә еллардан бирле беләм. Мин халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә баш бухгалтер вазифасына килгәч, ул бухгалтер иде. Хезмәттәшем мине ягымлы елмаеп каршылады, ә яңа эшкә чыккан вакытта бу аеруча да мөһим, без шундук уртак тел таптык. Ул вакытларда нәкъ тә компьютерлаштыру бара иде, без бергәләп өйрәндек, яңа программалар үзләштердек, бер-беребезгә ярдәм иттек. Наталья Николаевна – бик итәгатьле, тыныч кеше, әле тагын аның белән шәхси сүзләрне дә уртаклашырга була, ул һәрчак аңлый һәм ярдәм итә.    

Алена Таранова, “Тәтеш бал­­кышы” үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү белгече:
– Наталья Николаев­на – йомшак күңелле һәм яр­дәмчел хатын-кыз, җор телле, һәркем өчен аңар­да җылы сүзләр табыла. Аның белән аралашкач, аны бары тик яхшы кешеләр генә тирәләп алган дигән тойгылар биләп ала, хезмәттәшемнең балкып торган елмаюы барыбызның да күңелен һәм йөрәген җылыта.  

фотоны  “Тәтеш бал­­кышы” үзәге тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев