Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Тәтешле Алена Старостина музыка белән кече яшьтән мавыккан

25 март – Россиянең мәдәният хезмәткәрләре көне.

(Тәтеш, 24 март, “Тәтеш таңнары”). Тәтешле Алена Старостина үзенең хыялын чынга ашырган. 

– Җырга мәхәббәтне әни сөте белән сеңдергәнмен дип уйлыйм, – дип уртаклаша Алена Геннадьевна. – Әнинең тавышы матур, аңа фольклор иҗаты ошый. Әти дә матур җырлый, гәрчә минем элек моңа игътибар иткәнем булмады. Миңа мәктәптә, Богдашкино авылы клубында үтә торган бәйрәм чараларында чыгыш ясау ошый иде.  

Музыка белән мавыгуы мәктәпне тәмам­лагач һөнәри рәвештә шөгыльләнү теләгенә әверелгән, ул Чувашия педагогика университетының музыка-педагогика факультеты студенты булган. Кыз беренче курстан “Юрай” студентлар ансамблендә чыгыш ясый башлаган, ул “Уяв” чуваш  ансамблендә дә җырлаган.

Чыгарылышка калырга тәкъдим иткәннәр, ләкин аның күңеле кече ватанына ­тартылган. 

Алена Геннадьевна башта Тәтешнең гражданнарны яклау көллиятенең музыка бүлегендә укытучы булып эшләгән, студентларның “Мерчен” чуваш вокаль ансамблен оештырган. Соңрак “Шусем” ансамбле булдырылган,  2021 елда аңа халык исеме бирелгән. Алена Геннадьевна аның җитәкчесе булып тора. 

– Район сәхнәсендә еш чыгыш ясыйбыз, Ульяновск өлкәсенә, Чабаксарга республика бәйрәмнәренә барабыз. Матур киемнәр – Володар Аркадьевич Тимофеевтан бүләк, – ди җитәкче.  

Тәтешленең “Каенкай” балалар бакчасында эшләгән вакыты да булган, ә 2021 елдан ул балалар сәнгать мәктәбе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары булып хезмәт куя.  

– Сергей Юрьевич музыкаль фольклор классы ачты, һәм мин күңелемә бик якын булганны укытам, – дип сөйли музыкант. – “Авсень” ансамбле оештырдык, анда 10 бала шөгыльләнә, рус халык җырларын өйрәтәбез, йолаларны, гореф-гадәтләрне күрсәтәбез, халык музыка уен коралларында уйныйбыз. Мин үз һөнәремне яратам, чөнки музыка кешеләргә шатлык һәм иҗат рухы бүләк итә.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев