Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Укытучы Алия Идиятуллинаның педагогик стажы егерме ел

Алия Рәшит кызы Берлек поселогында туган, балачагы Башкортстанда үткән.

(Тәтеш, 11 март, “Тәтеш таңнары”, Юлия Калинина, автор фотосы). Укытучы Алия Идиятуллинаның педагогик стажы егерме ел, шуның ундүрт елын ул Монастырский башлангыч мәктәбе – балалар бакчасында эшли. 

Алия Рәшит кызы Берлек поселогында туган, балачагы Башкортстанда үткән. Өлкән яшьтәге әбисе белән бабасына ярдәм кирәк була башлагач, әти-әнисе белән бергә алар өчен туган яклары булган Тәтеш районына күченеп ­кайткан.  Ул беренче укытучысы Алсу Шәймәрдәнова үрнәгендә педагог булырга уйладым, ди: һөнәр сайлаганда үзенең остазын күз алдында тоткан. Педагогика училищесын тәмамлаганнан соң, хезмәт эшчәнлеген Урюм урта мәктәбендә башлап җибәргән. Һәм менә инде ундүрт ел Монастырский башлангыч мәктәбе – балалар бакчасында хезмәт куя, шулай ук сабыйларга татар теленнән белем бирә. Хәзерге вакытта аның 7дән 12 яшькә кадәрге сигез укучысы бар. Мәктәп кечекомплектлы, шулай да Алия Рәшит кызы уку барышын оста итеп оештыра белә. Шуңа күрә балаларга да ямансу түгел, педагогка да фәннәрне тиешенчә аңлату мөмкинлеге бар.

Ул Тәтештә яши, шуңа да укытучының эш көн­нәрендә һәр иртәсе кечерәк сәяхәттән башлана.     

– Өйдән иртәнге җиденче яртыда чыгам. Мин Тәтеш – Лаптевка – Монастырский юнәле­шендәге мәктәп автобусын озата баручы булып торам. Элек авылга кадәр юлда очраган транспорт белән бара һәм шулай ук кайта идем, – ди Алия Рәшит кызы.   

Шулай булса да авыл мәктә­бендәге эшен ташлау һәм шәһәр­дәге уку йортына эшкә урнашу теләге беркайчан да булмаган. 
–     Миңа Монастырский, андагы халык ошый. Монда бик ярдәмчел, игелекле кешеләр яши. Теләк бер: мәктәптә балалар күбрәк булсын иде, – дип белдерә Алия Рәшит кызы.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев