Валентина Четанова укытучы эшчәнлегенә 48 ел гомерен багышлаган
5 октябрь – Укытучы көне.
(Тәтеш, 4 октябрь, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова). Валентина Четанова укытучы эшчәнлегенә 48 ел гомерен багышлаган.
Педагогия училищесын тәмамлагач, туган ягы Куйбышев районында һөнәрендәге беренче адымын ясаган, 1987 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Тәтештәге 2нче урта мәктәптә эшли.
– Тәтешкә килгәндә беркемне дә белми идем. Ә хәзер барысын да беләм кебек тоела. Урамнан барганда күпләр исәнләшеп узалар, миндә чыгарылышларымның инде балалары укый, – ди Валентина Михайловна.
Ул укытучы булырга балачактан ук хыяллануын әйтә, әлеге һөнәрне аңлап сайлаган, һәм үзенең сайлавын беркайчан да үзгәртү теләге булмаган.
Педагог Роза Идрисовна Тугушева аның өчен һәрчак үрнәк булган һәм шулай булып кала да. Валентина Михайловна хезмәт юлы башында башлангыч сыйныфлар укытучысы булган, бүгенге көндә өлкән сыйныфларда биология укыта.
Өлкән сыйныфларга миннән файда күбрәк дип саныйм, һөнәр сайлауда, хәлиткеч карарны кабул итүдә балаларга ярдәм итәргә тиешмен дип уйлыйм, – ди Валентина Михайловна.
Ул шәхси вакыты белән дә хисаплашмыйча, һәрвакытта булышырга, киңәшен, юнәлеш бирергә әзер. Педагогия стажы саллы булуга да карамастан, җәйге каникуллар вакытында эшен сагына. Чөнки балаларны бик ярата.
фотоны Валентина Четанова тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев