Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Хәмдия Әхсәнова күзләрен йомып теләсә нинди китапны таба ала

27 май – Гомумроссия китапханәләр көне.

(Тәтеш, 27 май, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина).

Хәмдия Әхсәнованың хезмәт ке­нәгәсендә бары тик бер эш урыны гына күрсәтел­гән – бу Бакырчы авылы китап­ханәсе, ул нәкъ тә 90 ел элек ачылган.

Хәмдия Рәшит кызы китапха­нәче булып кырык елга якын эшли һәм яраткан эше белән шөгыльләнү тормышта иң зур бәхет  дип саный.
– Үз эшемне яратам, кеше һөнәрне сайламый, ә һөнәр кешене сайлый диләр бит, һәм минем белән дә шулай килеп чыкты. Мәктәпне тәмамлаганнан соң кияүгә чыктым, беренче балама бер яшь тулгач, китапханәгә эшкә урнаштым, бу 1984 елның 1 апреле иде. ­Беренче көннәрдә китапны кайдан эзләр­гә, кайсы киштәдән карарга икән дигән кыю­сызлык булды. Бераздан инде кирәкле әдәбиятны күз йомып таба ала идем. Ә китапны киңәш итү өчен, аны беренче үзең укып чыгарга кирәк. Элек укучылар күп иде, димәк, китап фонды да күп тапкырга зуррак иде, хәзер – 4807, – дип ачыклык кертә әйдәп баручы китапханәче.

Хәмдия Рәшит кызы сүзлә­ренә караганда, тор­мыш­ларында китап мөһим урын алып торган туг­ры укучылар булуы сөенечле. 

80 яшьтән узган Әмин Максу­довның  һәм 90нан узган Гөлфия Кама­лованың укуга мәхәббәтен аеруча да билгеләп үтә.

 – Әмин бабай тарихи романнар, детективлар белән кызыксына. Рус телендә дә, татар телендә дә укый. Еш кына аңа үзәк китапханәдән китапларга заказ бирәм, яңаларны алып кайтам, – дип сөйли үз эшенең остасы. – Тагын бер актив укучы – Сания Идиятуллина. Ул тормыш турында укырга ярата. Якташларда күчмә китапханә киң чагылыш тапты. Хезмәт күрсәтү зонасында дүрт авыл – Бакырчы, Үтәмеш, Татар һәм Чуваш Чагылдымы, анда китап дөньясы белән кызыксынучылар җитәрлек.

Дүрт ел элек китапханә мәктәп бинасына күчкән.

– Күченгәнгә мин бик шатландым. Биредә яхшы ремонт үткәрелгән, яңа җиһазлар, эшчән­лек өчен кирәкле бар нәрсә дә бар. Укытучылар һәм балалар өчен дә уңайлы: китаплар янәшәдә. Китап патшалыгында аларны һәрвакыт көтеп торганнарын алар бик яхшы беләләр, – диде Хәмдия ­Әхсәнова.

фотоны Хәмдия Әхсәнова тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев