Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Хезмәте канатландырып тора

Бүген – Укытучы көне.

(Тәтеш, 5 октябрь, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова). Тәтештәге кадет мәктәп-интернаты укытучысы Татьяна Ковшова математика укытучысы булачагына балачактан ук ышанган, чөнки ул уйнаганда курчакларына нәкъ тә шушы фәнне “өйрәткән”. 

–     Мин Олы Бисәрдә туып-үстем, Чабаксардагы педагогия институтын тәмамладым, шунда кияүгә чыктым, ләкин туган якны юксындым. Ирем белән бергә Тәтеш ­районына күченеп кайттык. Жуково мәктәбендә математика укыта башладым. Иоковода апамда яшәдем, күр­ше авылга эшкә җәяү барып йөрдем, – дип сөйли Татьяна Николаевна. – Декрет ялыннан соң Льяш мәктәбендә директор Валентина Алексеевна Казеева җитәкче­леге астында хезмәт куйдым.  

Директор Геннадий Митрофанов 2008 елда яшь математикны кадет мәктәп-интернатына укытырга чакырган. ­Татьяна Николаевна шул вакыттан алып кадетларга белем бирә. 

–     Аерым бер сәбәпләр аркасында бер ел эшләмәдем. Озак вакытлардан соң эшкә чыккач, парталар арасыннан үткәндә беренче тапкыр әйтеп бетергесез ләззәт кичердем! Канатлар үскәндәй тоелды! Мин үз эшемне бик яратам, – ди педагог.

фотоны Татьяна Ковшова тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев