Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Хыяллар чынга аша

Алена һәм Алексей Карповлар уртак дуслары төркемендә ун ел элек танышканнар, шуннан бирле бер-берләреннән ­аерылмыйлар.

(Тәтеш, 17 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Юлия Калинина). 

Гаилә тормышы өчен ун ел вакыт бик күп булмаса да, ир белән хатын язмышларын бергә бәйләп дөрес эшләгәннәрме икәнлеген аңлау мөм­кинлеген бирә. Алексей белән Алена ялгышмадык, дип белдерәләр.

– Мин Ульяновскида тудым. Әнием тумышы белән Никифороводан, балачакта каникуллар вакытында Тәтешкә  Катя әбием Карпова янына кайтып йөрдем. Күпләр аны балалайкада уйнаучы буларак беләләр. Биредә миңа бик ошый иде: табигать тә, кешеләр дә, – дип уртаклаша Алексей. 

Ул компьютер техникаларын ремонтлау буенча инженер һөнәрен сайлап, шәһәрдәге профиль кибетләрнең берсенә эшкә урнашкан, анда армиягә хезмәт итәргә алынганчыга кадәр эшләгән. Аннары Тәтешкә кайткан, элек хезмәт куйган урынында эшләвен дәвам иткән, бер үк вакытта район мәдәният йортында да хезмәт куйган. Тора-бара үз кибетен ачкан, компьютер техникаларын ремонтлау белән шөгыльләнә, видеокүзәтү җайланмалары урнаштыра башлаган. 
Булачак ир белән хатын уртак дуслары төркемендә, бәйрәм көне уңаеннан оештырылган тантанада танышканнар. Алена бу вакытта Казанда яшәгән һәм ялларда Тәтешкә кайткан булган.

– Аны өенә кадәр озата бардым, шул чакта ук инде яратып өлгердем, – ди Алексей. 

– Ул миңа беренче күрү­дән ук ошады, әйбәт егет икәнлеген сиздем, – дип билгеләп үтә Алена. – Аның яхшы сыйфатлары бик күп иде. Аны намуслы һәм ихлас, гади һәм киң күңелле, шаян булганы һәм аңлый белгәне өчен хөрмәт итәм.  
Алар 2013 елда өйлә­нешкәннәр, туй уздырганнар, тора-бара йорт төзегәннәр. Карповлар ике бала – сигез яшьлек Кирилл һәм биш яшьлек Юляны үстерәләр. Гаилә белән бергәләп сәяхәт итәргә яраталар. 

Алексей һәм Алена бел­дерүенчә, алар һәрчак нык гаилә һәм үз йортла­рын булдыру турында ­хыялланганнар. ­
Хыяллар ­чынга аша!

фото Карпов гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев