Зәйнуллин Рәхимҗан Миңнегазиз улына 90 яшь тулды
Алабирде авылында озын гомерле кеше яши.
Алабирде авылында ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш чоры балаларын тормышларында мөһим даталар белән котлау күркәм гадәткә әверелгән.
- 25 мартта авылдашыбыз Зәйнуллин Рәхимҗан Миңнегазиз улына 90 яшь тулды. Бу көнне аны шундый истәлекле дата белән авыл Советы һәм мәдәният хезмәткәрләре котладылар, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр, бүләк тапшырдылар. Үз чиратында ул аларга очрашулары, игътибарлы һәм кайгыртучан булулары өчен рәхмәт белдерде, шулай ук эшләрендә уңышлар теләде, - дип хәбәр итә алабирделәр.
фотоны Алсу Шагиахметова тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев