Рәмис Сафиуллов: Террор – куркыныч җинаять
3 сентябрьдә, илебездә террорга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә.
(Тәтеш, 3 сентябрь, “Тәтеш таңнары”).
– Бу көнне без илебездә булган барлык террорлык актларында гомерләре өзелүчеләрне искә алабыз һәм көч структуралары хезмәткәрләренә, терактларны туктатканда һәм әсирлеккә алынучыларны коткарганда һәлак булучыларга хөрмәт белдерәбез, – дип мөрәҗәгать итә тәтешлеләргә район башлыгы Рәмис Сафиуллов.
Россиядә террорга каршы көрәштә бердәмлек көне “Россиянең сугышчан дан көне (җиңү көннәре) турында”гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында”гы федераль закон (2005 елның 21 июленнән) нигезендә гамәлгә кертелде. Әлеге истәлекле датаны билгеләү 2004 елның сентябрендә булган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. Беслан шәһәренең 1нче мәктәбендә террорлык акты нәтиҗәсендә 314 тыныч гражданның һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренең, шул исәптән 186 мәктәп укучысының гомере өзелгән иде. Бу вакыйга бөтен дөньяны тетрәндерде. Бесландагы теракт Россиянең соңгы вакытлар тарихында иң аяусызларының берсе булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев