Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Тәтешлеләргә ял итү өчен шартлар булдырыла

Тәтеш районының мәдәният тармагы – бу 88 учреждение, анда 263 кеше хезмәт куя.

(Тәтеш, 25 март, «Тәтеш таңнары»). Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан 2019 елда 6695 чара үткәрелгән. 

Район башкарма комитеты мәдәният бүлеге начальнигы Юрий ­Сиякин узган елгы эш нәтиҗәләре һәм киләчәккә планнар турында сөйләде: 
– Барлык мәдәният уч­реж­­­де­ниеләре ­район җи­тәкчелегенең зур яр­дәме белән эшли. “Мә­дәният” һәм “Мәдәният йортларын капиталь ремонтлау”  илкүләм проектлары кысаларында, узган елны мәдәният йортлары ремонтланды, Людоговка мәдәният йортында эшләр башкарылды.
Кинотеатрда капиталь ремонт ясалды: учреждение югары класслы җайланмага ия, бизәлеш матур. Киртәледәге мәдәният йортында капиталь ремонт эшләре башланды. 

Без бюджеттан тыш акчаны актив җәлеп итәргә, иганәчеләр белән эшләргә, үзебез эшләп табарга ниятлибез. Мисаллар инде бар, шулай итеп, “Умарина” ансамбле республика фестивале лауреаты булып, киемнәр тегәргә 400 мең сум күләмендә сертификат алды.

Яки яңа бер мисал – шәхси эшкуар Олы Бисәр мәдәният йортына тавыш аппаратурасы комплекты бүләк итте.

Түләүле хезмәтләр буенча актив эш бара. 2019 елда безнең тарафтан 8794,3 миллион сум эшләп алынды.

Районның мәдәни тормышында катнашудан тыш, туристлык юнәлеше дә актив үсә. Мәдәният хезмәткәрләренең планында – Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлап планлаштырылган барлык чараларны югары дәрәҗәдә уздыру. Агымдагы елда Тәтеш ягы тарихы музееның 100 еллыгы билгеләп үтелә. Һәм, әлбәттә, безнең төп бурыч тәтешлеләрнең ялын күңелле итү.

 

Бүгенге көндә Тәтеш рай­онының мәдәният тармагы – бу 88 учреждение кергән челтәр: мәдәни-ял итү төрендәге (шул исәптән күчмә) – 48, китапханәләр – 37, музей – 1, балаларга өстәмә белем бирү – 1, кино хезмәте күрсәтү ­буенча – 1. 
Тәтешкә 2019 елда 62 мең ­турист килгән. 

2019 елда район китапха­нәләренең китап фондын комплектлауга Тәтеш районының тулаем өлеш кертүе – 400 мең сум. Бу республика буенча уртача күрсәткечкә туры килә.
Райондагы мәдәният уч­реждениеләренең грант эшчәнлеге: 2019 елда 1 миллион 120 мең сум грант алынган. 

Район китапханәләрендәге китап фондының яңартылышы – 4 процент тәшкил итә (ТР буенча – 2,7 процент).
Мәдәният учреждениеләренең уртача хезмәт хакы 3 ел эчендә 22 процентка артты һәм 2019 елда 29 мең сум тәшкил итте.

Райондагы мәдәният тармагы хезмәткәрләренең белгечләр белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе 86 процент тәшкил итә.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев