Үз эшенең остасы
Электр монтеры Андрей Еремеев – Тәтеш районы электр челтәрләре командасы составындагы һөнәри осталык бәйгесендә даими катнашучы.
(Тәтеш, 22 декабрь, Тәтеш таңнары, Галина ТАҖЕТДИНОВА (автор фотосы)). Челтәрләр бүлү предприятиесендә тәтешле сигез ел эшли, һәм һәрвакыт үз квалификациясен арттырып тора. Хәзерге вакытта ул – 1000 вольтка кадәр көчәнешле электр җайланмаларына хезмәт күрсәтү хокукына ия булган дүртенче квалификация төркемле хезмәткәр.
Район электр челтәрләрендә эшли башлаганның беренче айларында аңа остаз итеп тәҗрибәле Анатолий Лакеевны билгелиләр. Белгеч аны, үзенә яхшы белем, күнекмәләр һәм осталык кына биреп калмыйча, һөнәренә карата җаваплы мөнәсәбәт һәм горурлык хисе дә тәрбияләргә тырышты, дип искә алып сөйли.
“Коллективыбыз дус, яшьләр ветераннарыбыздан осталыкка һәм бердәмлеккә өйрәнә. Күчмә бригадада мин тәҗрибәле мастер Евгений Кавин, автовышка шоферы Вадим Трофимов, монтерлар Евгений Петряков һәм Андрей Рыжов белән хезмәт куям. Без коллегалар гына түгел, ә теләсә кайсы минутта бер-беребезгә ярдәмгә килергә әзер чын дуслар да”, – ди Андрей.
Электр монтерының эше нидән гыйбарәт дигән сорауга ул кыска гына итеп: “Районда кулланучыларга электрны тоткарлыксыз бирү”, – дип җавап бирде.
Тәтеш районы электр челтәрләре начальнигы Виктор Демагин үз кулы астында эшләүче аз сүзле белгеч биргән җавапны тулыландырды: “Бу белгечлек куркыныч категориягә карый. Эш даими хәтәр белән бәйләнгән; игътибарны, шулай ук электр тогы сугудан саклану һәм беренче ярдәм күрсәтү ысулларын белүне таләп итә. Җитешсезлек килеп чыкканда, энергетиканың көчәнеш ешлыгы төшкәндә, диагностика ясала, проблемалы участок табыла һәм җитешсезлекне юк итәләр. Мәсәлән, агымдагы елда 1904 төрле эш эшләнде, алар югары көчәнеш астында башкарылды, нәтиҗәдә кулланучы электрны чикләүләрсез кулланды. Шул ук вакытта башкарыла торган эшкә генә төп игътибарны юнәлтү кирәк, куркынычсызлык таләпләрен дә истә тоту шарт”.
Виктор Александрович, электр тапшыру линияләрен караганда, монтерларның көнгә утызар километрга кадәр ара узуын да билгеләп үтә: һәм моның гадәттә көзге вакытка туры килүен, итекләрнең пычракка батуын, кышын исә белгечләрнең тирән карга батмас өчен, аучыныкын хәтерләткән чаңгыларга басуларын да күз уңында тотып сөйли.
Барлык эшләр дә билгеләнгән план нигезендә алып барыла, әмма авария кинәт кенә була бит, һәм Андрей Еремеев, хезмәттәшләре кебек үк, моңа һәрвакыт әзер.
“Әлбәттә, җиһазлар сафтан чыккан штаттан тыш хәлләр дә булгалый, бигрәк тә һава торышы начар вакытларда – юеш кар, җил. Без кешеләр өчен электр белән тотрыклы тәэмин ителешнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын беләбез һәм җитешсезлекләрне мөмкин кадәр тизрәк бетерергә тырышабыз”, – ди электр монтеры.
Һөнәри осталык буенча ярышларда катнашып, тәтешле республиканың иң яхшы электр монтеры дип танылды.
Намуслы хезмәте һәм вазифаи бурычларын сыйфатлы башкарган өчен аның бүләкләү исемлегендә идарәнең генә түгел, ә район җитәкчелегеннән дә мактау грамоталары бар.
Хезмәттә Андрей Александрович – үз эшенең чын остасы, ә өендә яраткан хатыны һәм балалары өчен кайгыртучан гаилә башлыгы, ул иртә белән яраткан эшенә ашкынып китсә, кич белән шул хисләр ташкынына ияреп, якыннары янына кайтып та җитә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев