Апрель – чисталык һәм тәртип урнаштыруның традицион вакыты, ә өмәләр - буыннарны берләштерүче яхшы традиция. Без барыбыз да авылларыбызны һәм шәһәрләребезне чиста һәм матур итеп күрергә телибез, ә бу күбесенчә үзебездән тора.
Ел саен 1 апрельдән 31 майга кадәр район территориясен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык уза. Икеайлыкның төп максаты-торак пунктлар территорияләрен санитар чистарту, кышкы чорда җыелган өемнәрне, чүп-чарны ачыклау һәм бетерү, кар капламы төшкәннән соң территорияләрне тиешле экологик һәм санитар-эпидемиологик халәткә китерү. Бу хакта Нармонка мәктәбе хәбәр итә.
Шулай ук агач утырту, яр буйларын чистарту эшләре башкарылачак. Бүген гомуми мәктәп өмәсе барлык укучыларны, укытучыларны һәм техник хезмәткәрләрне берләштерде! Командаларга бүленеп, барысы да территорияләрне чүп-чардан чистартырга киттеләр. Нармонка урамындагы мәктәп яны территориясен чистарттылар, чүп-чар җыйдылар.
Нет комментариев