Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Алар Ватан чиген саклаган

Тәтештә Чик сакчысы көненә багышланган “Дәүләтне саклау – бурыч һәм намус” дип исемләнгән митинг булып узды

Ел саен 28 майда аларның барысы да – яшел береткалар һәм фуражкалар кигән төрле яшьтәге кешеләр – Дан мемориалы янына армия тормышын искә төшерергә, иптәшләре белән очрашырга һәм бүгенге көндә исәннәр арасында булмаучыларны хөрмәтләргә киләләр.
– Үз Ватаныңның чикләрен сак­лау гомер-гомергә куркыныч, әмма бик хөрмәтле хезмәт булды. Тарих чик сакчыларының дошманның беренче, иң авыр һөҗүмнәрен үз өстенә алулары турында күп мисаллар белә. Чик буе гаскәрләре бүгенге көндә дә ышанычлы саклаучылар, Ватаныбызның иминлеге һәм аның чикләренең бөтенлеге гарантиясе булып кала, – диде район башлыгы урынбасары Евгений Курков, чик сакчыларына мөрәҗәгать итеп.
Бу ел Россиянең чик буе гаскәрләре өчен юбилей елы: аларның оешуына 105 ел. Җыелучыларны бәйрәм белән Россия Федераль иминлек хезмәтенең Тәтеш районы буенча чик буе хезмәте ветераннар советы рәисе Зиннур Габдуллин, районның хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин һәм ТРның “Хәрби туганлык” вәкиле Рәшит Галиәхмәтов котлады.
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, чик буе хезмәте ветераннары Мансур Гайнетдинов (вафат булганнан соң), Анатолий Борисов һәм Валерий Секанкин “Россиянең чик буе гаскәрләренә 105 ел” медальләре белән бүләкләнделәр.
Митингта катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, чик сакчылары һәйкәленә гирлянда һәм чәчәкләр салдылар.
Шәһәрле Александр Таранов 1996 елда Кытай белән чиктәш Биробиджандагы “Кукелево” заставасында хезмәт иткән.
– Туганым белән бер бүлектә хезмәт иттек, мин укуымны тә­мамладым, шуңа күрә бер ел соң­рак чакырылдым. Ул вакыттагы хатирәләр иң яхшысы. Ел саен митингка дусларымны күрергә, армия хезмәтен искә алырга киләм, – дип уртаклашты ул.

Реклама


Александр белән бергә тантанага ел саен хатыны Алена һәм балалары да килә икән. Ир белән хатын балаларын ватанпәрвәрлек хисе тәрбия­ләү максатыннан алып килүләрен билгеләп үттеләр.
Митинг шәһәр урамнары буйлап автоузыш йөреше белән тә­мамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев