Әлифбам – тел ачкычым
Без Зур Әтрәч башлангыч мәктәбе укытучысы Гүзәлия Гафиятуллинадан хат алдык.
(Тәтеш, 3 март, “Тәтеш таңнары”).
– Татарстаныбызда 2023 елда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы игълан ителде. Бу юнәлештә мәктәбебез татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, киемнәрен, онытылып барган уеннарын киләчәк буынга җиткерү буенча зур эш алып бара. Мәктәпне гөрләтеп, Әлифба бәйрәме узды. Беренче сыйныф укучылары: Сәйдә Гафиятуллина, Рәдис Миңнуллин, Риана Фәйзуллина, Шамил Хәмитов, Айгизә Шәйхетдинова милли киемнәр киеп, халкыбыз көе астында сыйныф бүлмәсенә үттеләр. Балалар Әлифба китабының тирән мәгънәле, бәһасез байлык булуын аңлыйлар. Ә Әлифба бәйрәме – һәммәбез өчен дә зур тантана булып тора. Беренче сыйныфлар бу көнне матур итеп шигырьләр сөйләделәр, әти-әниләренә үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Ямьле итеп бизәлгән сыйныф бүлмәсенә кунакка Әлифба (Әминә Хәмитова), Татар теле (Зилә Шакирова), Әдәби уку (Снежана Кәбирова), Азбука (Илсаф Сәйфуллин) килде, – дип яза мөгаллимә Гүзәлия Нурулла кызы. – Укучыларга бәйрәмдә бик күп матур теләкләр әйтелде. Әлифба бәйрәменә килгән ата-аналар да балаларының чыгышларын зур дулкынлану һәм горурлык хисләре белән тыңлап утырдылар. Беренчеләрнең сыйныф җитәкчесе Фирдания Миннуллина, мәктәп мөдире Нурфия Нәфигыйна, математика укытучысы Гөлнур Вәлиева һәм әти-әниләр балаларны тәбрикләп, истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар. Бәйрәм күмәкләшеп “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды. Мәктәпнең аш пешерүчесе Асия Хәйретдинова укучыларны милли ризыклар белән сыйлап сөендерде. Бәйрәм рухы чәй өстәле янында дәвам итте. Аңардан бик матур һәм сагынып сөйләрлек хис-кичерешләр уелып калды!
фотоны Гүзәлия Гафиятуллина тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев