Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Җәлил шигырьләре күңелләргә үтеп керде

Үткән атнада Тәтештәге балалар сәнгать мәктәбендә “Җәлил ­укулары” муниципаль әдәби бәйгесе узды.

Шигърият бәйрәмендә шәһәрдәге 1нче, 2нче һәм татар урта мәктәпләре, кадет мәктәп-интернаты укучылары, Алабирде, Зур Әтрәч, Бакырчы, Бидәңге, Монас­тырский, Байраш, Килдеш, Нармонка мәктәпләре укучылары, Олы Шәмәк, Югары Тархан авыллары балалары, шәһәрдәге “Әкият”, “Миләшкәй”, “Башаккай”, “Сабый” һәм Олы Тормы авылының “Елмаю”, Килдеш авылының “Елмаю” балалар бакчалары  сабыйлары, Байраш авылы, Югары Тархан, Олы Тормы авылларының мәдәният йорты һәм ки­тапханә хезмәткәрләре, ша­гыйрьнең иҗатын яратучылар катнашты. 

Чараны район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина балаларга уңыш­лар теләп әйтелгән сәламләү чыгышы белән ачып җи­бәрде. Ул укучыларга һәм аларның ата-аналарына, укытучыларга әлеге бәйгегә тырышып әзерләнүләре, бик зур патриотик, мөһим эш башкарулары өчен рәхмәт сүзләрен белдерде.  

– “Җәлил укулары” әдәби бәйгесе бик әһәмиятле чара. Патриот шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил сугыш баруга карамастан, иҗат итәр өчен үзендә көч тапкан, шигырь язуын дәвам иткән. Бу чарада без сез сөйләячәк шигырьләрне сөенеп тыңлап утырачакбыз, – диде Гөлнара Фәрит кызы. 

Чара барышында шулай ук мәдәният йорты хезмәткәре Асия Ибраһи­мова да җылы теләкләр белдереп, Муса Җәлил туган көн һәм Халыкара туган тел көне уңаеннан чыгыш ясады. 

Бәйге берничә номинация буенча оештырылган иде. Аны мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлардан башладылар. Арада каушап калучылар да, дулкынлануын җиңеп, шигырен тырышып сөйләүчеләр дә булды. Шунысы игътибарны җәлеп итте, әле бик кечкенә булсалар да, алар Җәлил шигыренең һәр сүзен аң­лап, йөрәге аша уздырып сөйләделәр. Хәзер балалар шигырь укымый, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килсә дә, бәйгедә катнашучыларны тыңлаганнан соң, бу сүзләрнең дөреслеккә туры килеп бетмәвен аң­лыйсың. Укытучылары, әти-әниләре белән берлектә алар Җәлил әсәрләрен шул­кадәр сәнгатьле итеп укырга өйрәнгәннәр, шуңа да хис-кичерешләрен оста итеп күрсәтә алдылар. Мондый бәйгеләр һәрчак ва­танпәрвәрлек рухында үтә. Өлкән сыйныф укучылары инде күбесенчә шагыйрьнең патриотик шигырьләренә тукталган. Алар шигырьдәге уй-фикерләрне зурларча аңлап, тирән мәгънәсен белеп, күңелләрне нечкәр­терлек итеп сөйләде. Олы­ларның инде шигырь укуын тыңлаганда, күзләр дә яшьләнде, бугазга төер дә тыгылды. Чөнки аларда ут­лы елларның йөрәк өзгеч мизгелләре чагылды. 

Бәйгедә ­катнашучылар арасында төрле мил­ләт вә­килләре булу да сөен­дерә. Димәк, Муса Җәлил иҗатының аларга да тәэ­сире зур. Шигырьләрне татар, рус, чуваш, мордва, инглиз телләрендә сөйләделәр. Татарның бөек шагыйрен нәкъ менә шушы яшьләр дөньяга таныта да инде. Кем белә, бәлки ки­ләчәктә үзләре үк иҗат итү белән дә шөгыльләнер. Аерым бер номинация буенча герой-шагыйрь турында үзләре язган шигырьләрне сөйләү мөмкинлеге дә булды.

Бәйгечеләрнең  һәркай­сына диплом һәм татлы бүләк тапшырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: муса джалиль стихи