Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ана капиталы алу хокукы булган гаиләләргә ай саен 5 мең сум түләячәкләр

Россия Президенты Владимир Путин ил халкына мөрәҗәгать итте.

(Тәтеш, 25 март, «Тәтеш таңнары»). Алдагы өч айда, апрельдән башлап, ана капиталы алу хокукы булган гаиләләргә ай саен бишәр мең сум түли башлыйлар. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин ил халкына мөрәҗәгатендә әйтте. Аны «Татар-информ» хабәр итте.

«Баласы булган гаиләләргә ярдәм итәргә кирәк. Алдагы өч айда, апрельдән башлап, ана капиталы алу хокукы булган һәм өч яшькә кадәрге балалары булган барлык гаиләләргә дә ай саен биш мең сум түләргә тәкъдим итәм», — диде ул.

Россиядә тәүлек эчендә коронавирус йоктырган кешеләр саны 163кә артты. Илдә 658 кеше авырый, шуларның 29ы сәламәтләнеп, хастаханәдән чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев