Әтисе балаларына бер сүз әйтмәгән
Шәһәр паркында булган хәл тәтешлене чын-чынлап борчуга салган.
(Тәтеш, 11 сентябрь, “Тәтеш таңнары”).
– Парк аркылы чыгып барганда, Шәһәр көне уңаеннан әзерләп куелган чарада катнашучы мәдәният хезмәткәрләре өчен куелган сәхнәдә мәктәп яшендәге дүрт баланың самокатлар һәм велосипедлар белән шаярып йөрүләрен күрдем, – дип яза тәтешле Татьяна Змеева. – Алар самокатларын күтәрәләр дә, түшәмәләргә шуның белән каты итеп бәрәләр. Битараф кала алмадым – аларга шелтә белдердем. Яшүсмерләр тыңладылар, аңладылар, аска төштеләр. Трибунада утырган ир-ат үзе яныннан узып барганда миңа болай дип мөрәҗәгать итте: “Алар минем балаларым, кайда телиләр икән, шунда уйнасыннар да”. “Монда күптән түгел генә ремонт ясадылар, материалы кыйммәтле, – дип җавап бирдем мин. – Паркта велосипедчылар өчен искиткеч урын ясап куелган”.
Бу аңарда бернинди дә аптыраш тудырмады. Мин шелтә ясап, әле тагын гаепле дә булып чыктым. Әгәр ата-аналар үзләре башка кешеләрнең хезмәтенә шундый мөнәсәбәттә икән инде, ул чакта үсеп килүче буыннан нәрсә көтәргә кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев