Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Авангард” газетасы редакциясендә тематик очрашулар үткәрү традициягә әверелде

29 октябрь – ВЛКСМ оешуга 105 ел

Комсомол-яшьләр туйлары, иҗади отчетлар, комсомолга керү – бу һәм башка күп нәрсәләр турында Анатолий Адайкин, Олег Евсеев, Владимир Фролагин, Радик Йосыпов һәм Валерий Кулаженков сөйләде. Һәм сөйләп кенә калмадылар, ә редакциягә комсомол значоклары, фотолар, бүләкләр һәм хәтта Ленин бюсты да алып килделәр.

– Мин газетада түгәрәк өстәл турында белдерү укы­гач, шунда ук тормыш иптәшемә мин ре­дак­циягә барам дидем,  – дип билгеләп үтте Владимир Фролагин.

Эх, бу туй дигәннәре

Редакция кунаклары комсомол райкомы хезмәт­кәрләре Александр һәм Нина Калининнарның узган гасырда төшерелгән туй сурәтен кызыксынып карадылар.

Анатолий Адайкин “туй” темасы буенча үз тарихы белән уртаклашты:

– Район комитетының икенче секретаре буларак, 1986 елның августында мине буа янындагы агач мәктәп бинасында яшәүче студент-төзүчеләр – Казаннан килгән химиклар янына чарага җибәрделәр. Мине төзелеш отряды командиры һәм комиссар каршы алды. Алар: “Бездә комсомол-яшьләр туе булачак. Барысы юри генә узачак”, – диделәр. Кияү белән кәләш тулай торактан чыкты. Кияү костюм кигән, галстук таккан, кәләш чәчәкле күлмәк кигән. Яшьләр балдаклар белән алмаштылар, кул куйдылар. Шунда ук Мендельсон маршы уйнады. Беренче биюне биеделәр һәм барысын да өстәлгә чакырдылар. Анда безнең сыра заводы шешәләренә тутырылган лимонад тора иде. Шунда “әче” дип кычкырдылар, һәм кияү белән кәләш торып үбештеләр. Стаканнарга лимонад салдылар. Мин шешәләргә нәрсә салынган дип сорадым. Лимонад дип җавап бирделәр. Чөнки ул вакытта коры закон гамәлдә иде. Студентлар торып, кияү белән кәләш турында сөйли башладылар. Барысы да рольгә керде. 

ВЛКСМны искә төшереп

– Хәтерлим, ­комсомол конференциясен яңа тө­зелгән техникум бинасында үткәрделәр. Ул көнне беренче секретарь итеп Расих Шагаевны сайладылар. Соңыннан аның инициативасы белән районда вокаль-инструменталь ансамбльләр конкурсы оештырылды. Монастырский һөнәри училищесы җиңгәнен хәтерлим, чөнки анда Сергей Ерас­тов җырлады. “Приятели” төркеме икенче урынны алды, – дип билгеләп үтте Олег Николаевич. – Мин 10 нчы сыйныфта укыганда, без Казанга республика конференциясенә бардык. Мин мәктәп укучыларын тәкъдим иттем. Безнең алда “Неуловимые мстители” фильмында Яшка-цыган ролен башкарган актер Василий Васильевның чыгыш ясаганы истә калган.

Редакция кунаклары биш ел элек авыл хуҗалыгы техникумында ВЛКСМның бер гасырлык юбилее хөрмәтенә оештырылган очрашуны әлегә кадәр тәэсирләнеп сөйлиләр.

– Шагаев белән Губашев ничек чыгыш ясады! Бу – талант, – диде Анатолий ­Адайкин.

– Комсомол җитәкче­ләрен октябряттан башлап әзерлиләр иде. Чын кешеләр үстерделәр.  Геннадий Митрофанов, Николай Кудряшов, Зиннур Габдуллин – моңа мисал булып торалар, – дип әңгәмәгә кушылды Олег Николаевич.

Владимир ­Фролагин бил­­­геләп үткәнчә, ­совет чо­рында барлык яшь­ләр коммунизмның якты киләчә­ге өчен көрәш­кән. Шул ук вакытта бүгенге яшьләргә дә ватан­­пәрвәрлек рухы хас, чөнки армиядә хезмәт итмәгән егетләр дә үз те­ләкләре белән махсус  хәрби операциягә китәргә язылалар.

– Авыл хуҗалыгы техникумында беренчел оешма районда иң зурысы булды, 700 дән артык кеше исәпләнде. Җыелышлар эштән тыш кичке вакытларда уздырылды, шуңа да карамастан, зал тулы була иде. Тәртип бозучыларны, начар укучыларны күтәрделәр. Тәрбияләделәр. Нәтиҗәсе булды, – дип истәлекләре белән уртаклашты Радик Йосыпов. – Урып-җыю чорында техникум студентлары Татарстанда беренче урынны алдылар һәм күчеп йөрүче Кызыл байракка ия булдылар. Аның янында без уку алдынгыларын фотога төшердек.

Комсомолга ничек кабул иткәннәр

– Минем вакытта икенче секретарь Владимир Лабутин иде. Бервакыт шулай беренче каттагы комсомолның район комитетында калтыранып басып торабыз. Кердек. Владимир Юрьевич янында Лида Панова утыра. Мине күргәч, ул: “Әйдә, акыллым, әйдә, кер. Демократический централизм турында сөйлә”. Ә бу иң зур бүлек иде, аны яттан өйрәнергә һәм 15 – 20 минутлар сөйләргә кирәк иде, – дип елмаеп искә ала Олег ­Николаевич.

Комсомолга керү тарихын Владимир Фролагин да сөйләде:

– Комсомолга мин мәк­тәп­тә укыганда кердем. ВЛКСМ Уставын өйрәнергә, партия һәм комсомолның  җитәкчеләрен белергә кирәк иде. Мәктәпкә комиссия килә иде, һәм без, җиденче сыйныф укучылары, берәм-берәм кабинетка керә идек. Ленинның туган көнендә комсомолга кабул иттеләр, ә миңа ул вакытта 14 яшь тә тулмаган иде. Александра Алексеевна Пугачева: “Ә син 14 яшең тулгач, безнең район комитетына килерсең”, – диде. Билетлар буенча сорауларга имтихандагы кебек җавап бирдек. Ә иң мөһиме: кабул итәләрме, юкмы? Әгәр дә кабул итмәсәләр – хурлык, кабул итсәләр – баш өскә күтәрелә.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар сүзләренчә, барлык учреждениеләрдә һәм оешмаларда сәяси дәресләр уздырылган, ә армиядә комсомолга керүчеләр генә хезмәт иткән.

Чара ахырында Владимир Фролагин: “Мондый очрашуларны алга таба да дәвам иттерергә карар итәбез”, – диде һәм “Авангард” газетасы редакциясенә Ленин бюс­тын бүләк итте.

Хөрмәтле укучылар!
Комсомол яшьлеге турында сездән хәбәрләр көтеп калабыз! Аларны Тәтеш, Свердлов урамы, 59 йорт адресы буенча җибәрегез, безгә килегез һәм истәлекләрегез белән уртаклашыгыз, 2-54-95 яки 89600412228 телефоннары буенча ­шалтыратыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев