Реклама
Җәмгыять
“Авангард”та бөртеклеләрне чәчү тәмамланып килә
Бөртеклеләрне чәчү санаулы гектарларда гына калды, аннан соң азык культураларына керешәчәкләр.
Механизаторлар Юрий Зубов, Виктор Борисов һәм Андрей Вишняков өч чәчү комплексында 350шәр гектар чәчәргә исәплиләр. "Эшебез иртәнге 5тә башлана, кырдан соң гына китәбез, - диләр игенчеләр. - Ике тапкыр тәмле итеп ашаталар. Баш инженер Николай Мешков, баш агроном Анатолий Калашников һәрчак безнең янда: ярдәм итәләр, киңәшләрен бирәләр.
Вакытында чәчеп бетерәчәкбез, сынатмабыз!"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев