Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бакырчыда «Яңгыр боткасы» уздырганнар

(Тәтеш, 27 июнь, «Тәтеш таңнары»).

Бакрчи.

«Безнең татар халкында борын-борыннан килгән матур йола бар. Җәй коры килеп, яңгырлар озак яумаса, игеннәр, мал-туарлар эсселектән тилмерешеп торса, халкыбыз «Яңгыр боткасы» ясаган, — дип уртаклашты Бакырчыдан Рәзидә Шәмсетдинова. — Бу йоланың төп асылы- Аллаһы Тәгаләдән яңгыр сорау, моны бары тик Ул гына башкара алуын тану.
25 нче июньдә Бакырчы авылында менә шушы борынгы йоланы искә төшерделәр. Моңа «Бакырчы» хуҗалыгы җитәкчесе Илгиз Шәйхаттаров сәбәпче булды. Ул, авыл аксакалларын, мөслимәләрен, мәктәп, авыл советы җитәкчелеген жыеп, «Яңгыр боткасы» үткәрү теләген җиткерде, бердәм булып, йоланы башкарып чыгуны сорады. Югары технологияләр белән эш итүче, яңа төрле идарә итү алымнарын кертүче җитәкченең бу үтенече бик хупланып, хөрмәт белән кабул ителде.
Имам Нияз хәзрәт җитәкчелегендә мәчет картлары, кырга барып, намаз укыдылар. Ул арада «Хәят» чишмәсе янында мул табыннар әзерләнде, самоварлар җырлады, тәмле пылау пеште. Милли киемнән апалар, ак яулыклы әбиләр, күрше Үтәмеш авылының бик актив, мөлаем ханымнары, балалар чишмә буен тутырды. Картлар кырдан кайткач, тагын бер кат җәмәгать намазы, коръән укылды, догалар кылынды.
Мәктәп балалары укытучы Алсу Мәннафовна җитәкчелегендә, бик матур итеп, яңгыр теләкләре җиткерделәр. Урта һәм олы яшьтәге авылдашларыбыз бу теләкләрне яттан беләләр, әлбәттә, алар да кушылдылар. Соңыннан, чыр-чу килеп, сулар сибештеләр: «Яңгыр, яу, яу, яу!» Мәктәп яшендәге балалар халкыбызның тагын бер йоласын күрделәр, аның күркәмлеген, әһәмиятен аңладылар, ә Бакырчы һәм Үтәмеш авылы халкы, бер- берсе белән аралашып, хәлләрен белешеп хозурландылар. Матур әңгәмә мул табын артыңда дәвам итте, ил-көнгә тынычлык, җитәкчеләргә зирәклек, кырлардагы игеннәрнең, зур уңыш булып, келәтләргә тулуы чын йөрәктән теләнде.

Реклама

Шушы йоланы бик матур итеп башкарып чыгарга ярләм иткән Илгиз Фатыйховичка, Илдар Мәхмүтгәрәевичка, мәдәният, китапханә, почта, үзидарә, медицина хезмәткәрләренә авыл халкы исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, эшләрендә зур уңышлар, гаилә бәхете телибез".

фотоларны Рәзидә Шәмсетдинова тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев