Алабирде китапханәсендә авылның “Миләшкәй” балалар бакчасы сабыйлары кунакта булды.
(Тәтеш, 30 октябрь, Тәтеш таңнары, Галимә КАМАЛИЕВА ). “Китап белән эшләү кагыйдәләре” дигән китапханә дәресендә балалар Чулпан апалары Нигъмәтуллинаның китапларны пөхтә итеп укырга, аның һәрбер битен, тышлыкларын бөгәрләмичә, тәртиптә тотарга кирәклеге турында сөйләгәннәрен аеруча да игътибар белән тыңладылар, матур әдәбият һәм балалар журналларының кулдан-кулга күчкәнлектән тиз таушалуын, шуңа күрә аларны теләсә кайда ташлап калдырырга ярамаганлыгын да белделәр.
Нет комментариев