Бер тапкыр өч миллион сумнан артык акча бирелә
Җәмгыять

Бер тапкыр өч миллион сумнан артык акча бирелә

Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган акчаның күләмен арттырдылар.

Районның хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин түләүне кемнәр ала алуы һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар нинди социаль ярдәм чараларыннан файдалана алуы турында сөйләде. 

– Фәнис Әлфәто­вич, Татарстанда РФ Оборона министрлыгы бе­лән контракт төзергә теләү­челәр өчен бер тапкыр бирелә торган түләү күләме артуы билгеле булды. Хәзер никадәрле сумма каралуын тулырак итеп сөйләгез әле. 

– Әйе, чынлап та, респуб­лика бер тапкыр бирелә торган акчаны 3,1 миллион сумга кадәр арттыру турында мөһим карар кабул итте. Бу суммадан 2,7 миллион сумы турыдан-туры төбәкнең үзеннән түләнә, ә калган 400 мең сумы РФ Оборона министрлыгыннан күчә.

Республика җитәкчелеге  Ватанны саклаучыларыбызга рухи һәм матди ярдәм күр­сәтүнең мөһимлеген аңлый һәм алар өчен лаек­лы хезмәт шартлары булдыру өчен кулдан килгәннең барысын да ­эшли.

Россиянең башка тө­бәк­ләрендә яшәүчеләр дә Татарстанда контракт төзи һәм шундый ук акча, ташламалар ала алалар. Республикада шулай ук хезмәт итү шартларын сайларга мөмкин: Африка корпусына, югары технологияле пилотсыз очу аппараты подразделениеләренә һәм башкаларга җыю бара.

– Махсус хәрби опе­ра­ция­дә катнашучы хәр­би хез­мәткәрләр өчен тагын нинди социаль ярдәм чаралары ­каралган?

– Финанс ярдәменнән тыш, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен социаль гарантияләр һәм өс­тенлекләрнең киң спектры тәкъдим ителә. Төп чаралар арасында махсуслаштырылган уку узу һәм пилотсыз очу аппаратлары подразделениесе­нә юллама алу, күченүгә документлар рәсмиләштерү чыгымнарын компенсацияләү, түләүсез медицина яр­дәме һәм тернәк­ләндерү  программалары, ташламалы кредитлар һәм әҗәт­ләр буенча түләүләрне кичектерү, җәмәгать транспортында түләүсез йөрү һәм мәдәни чараларга бару мөмкинлеге бар.

– Контрактчыларны рәс­миләштерү һәм җибәрү барышы ничек оештырылган? Контракт төзү тәртибе күпме вакытны ала?

– Контракт төзү барышы иң нәтиҗәле һәм оператив рәвештә оештырылган. Потенциаль контрактчы берничә көн эчендә медицина комиссиясе һәм әңгәмә уза, кирәкле документларны рәсмиләштерә. Шуннан соң ул контракт хезмәтенә сайлап алу үзәгенә җибәрелә. Анда яңа хезмәт итәргә баручыларны кирәкле амуниция белән тәэмин итәләр һәм хәрби частьләргә озаталар, анда махсус хәрби операция зонасына юлланыр алдыннан махсус әзерлек үткәрелә.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

фото: Татар-информ


Нет комментариев