Җәмгыять

Дубайда Сабан туе үтте

Дубайда шәһәр паркы мәйданында өченче тапкыр киң күләмле Сабан туе узды.

Милли рухлы, җыр-биюле бу матур чара җирле халыкны һәм туристларны берләштерде, татар халкының бай мәдәниятен һәм йолаларын күрсәтте.

Бәйрәмдә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы милли советы әгъза­сы, Самара өлкәсенең “Дуслык” төбәк иҗтимагый оешмасы прези­денты Фәх­ретдин Канюкаев, Дубайда РФ генераль консулы Олег Фомин һәм башка шәрәфле кунак­лар катнашты.

Чара барышында татар халкының милли көрәш, аркан тарту кебек традицион уеннары оештырылды. Кунакларга сәүдә мәйданчыклары, милли ризыклар, кулдан эшләнгән әйберләр тәкъдим ителде.

Тәтеш рай­онының “Ак калфак”­ иҗтимагый оешмасы бүлеге җитәкчесе, “Ха­­­тын-кызларның интер­на­циональ берлеге” ТИО вице-президенты Рима Сафиуллова бәйрәмне оештыручыларга сәхнәдән “Рима” исемле бодай оныннан пешерелгән икмәк һәм чәк-чәк тапшырды. 

Тамашачылар өчен зур концерт программасы әзер­­ләнгән иде.
 


Нет комментариев