“Тәтеш таңнары” сайтында узган “Ел символы – елан” фотоконкурсына йомгак ясалды.
Конкурска барлыгы 11 фотоэш тәкъдим ителде. Шәһәрдәге 2нче урта мәктәп укучысы Ян Җамалетдинов җибәргән сурәт иң күп тавыш җыйды – 115.
– Без Янның рәсеме шулай кирәк булыр дип уйламаган да идек. Башта ул, конкурс игълан ителгәнчегә кадәр, бары тик баланың бүлмәсенә элеп кую өчен генә ясалган иде бит. Узган ел Ян балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлегенә йөрде, ә быел музыка белән мавыгып китте, ләкин аның рәсем ясарга омтылышы бар. Яңа ел алдыннан ул Кытай календаре буенча 2025 ел символы – елан ясап карарга булды. Улым бик тырышты, ел уңышлы булсын өчен аның рәсеме бик матур килеп чыкты. Без “Авангард” газетасын яратып укыйбыз, социаль челтәрләрдәге төркемгә кушылдык, сайттагы мәгълүматларны да карап барабыз. Бервакыт фотоконкурста катнашып, җиңүчеләр булган һәм призлар алган идек. Алар Ян өчен бик файдалы булып чыкты. Шулай итеп, бу юлы да безгә бәхет елмайды, улыбызның иҗади омтылышы уңышлы килеп чыкты. Һәм, әлбәттә инде, тавыш бирүдә безне туганнар һәм дусларыбыз хуплады, – дип уртаклашты фотоконкурста җиңүченең әнисе Наталья Җамалетдинова.
Нет комментариев