Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эш эзләүчеләргә юлламалар бирелде

Тәтеш районында Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсенең төбәк этабы булды.

(Тәтеш, 19 апрель, “Тәтеш таңнары”, Лина Тихонова).

Чараның максаты – шәһәрдә яшәүчеләргә эшкә урнашырга ярдәм итү, вакансияләр турындагы мәгълүматларны алу мөмкинлеген киңәйтү. Мәшгульлек үзәгенә турыдан-туры мөрәҗәгать итми торган мондый вакансияләр ярминкәсенә теләге булган һәркем килә алды.   
– Чарада ике предприятиенең кадрлар службасы хез­мәткәрләре катнашты, аларга тракторчылар, шоферлар, сатучылар, икмәк пешерүчеләр, йөк бушатучылар таләп ителде, – дип йомгак ясады акциягә халык мәшгульлеге үзәге директоры Альберт Абдурахманов. – Ярминкәгә 9 кеше килде, катнашкан предприятиеләргә вакантлы урыннарга алга таба эшкә урнашу өчен 8 юллама бирелде.   

Эшкә урнаштыруның әлеге акциясе кысаларында контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу үткәрелде.  

Мәшгульлек хезмәте белгечләре килгән кешеләрне интернет-ресурс аркылы, шул исәптән бердәм цифрлы платформаны файдаланып, эш эзләүнең мөмкинлекләре турындагы мәгълүматларны җиткерделәр. Эш эзләүченең һәркайсына әлеге порталдан файдалану буенча инструкция тапшырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев