Евдокия Чабурина колхозлар һәм совхозлар өчен кадрлар әзерләгән
Җәмгыять

Евдокия Чабурина колхозлар һәм совхозлар өчен кадрлар әзерләгән

На­муслы хезмәте өчен аның исе­ме училищеның Мактау китабына кертелгән.

(Тәтеш, 11 сентябрь, “Тәтеш таңнары”, Юлия Калинина).
Евдокия Чабурина Мо­­­настырскийдагы ­СПТУ­­да ярты гасырга якын эш­ләгән. На­муслы хезмәте өчен аның исе­ме училищеның Мактау китабына кертелгән. 

– Әни 1936 елның 30 декабрендә ТАССР­ның Яңа Чишмә районы Екатериновка авылында туган. Ул гаиләдә икенче бала булган. Сигезьеллык мәктәптән соң 1951 елда Чистайдагы авыл хуҗалыгын механикалаштыру техникумына укырга кергән. Аны 1955 елда техник-механик квалификациясе белән тәмамлап чыккан. Шушы ук елны әтием Чабурин Николай Яковлевичка кияүгә чыккан. Алар бергәләп билгеләнеш буенча Монастырский авылындагы СПТУ-6га укытучы булып эшләргә килгәннәр. 

Әлеге уку йортында әнинең педагогия стажы 46 ел. Махсус фәннәрне укытты, шулай ук комбайннарның җайланмалары һәм авыл хуҗалыгы машиналарының электр җайланмалары буенча производство укытуын алып барды. Күпьеллык хезмәте өчен Рәхмәтләргә, Мактау грамоталарына, бүләкләргә ия булды. Аңа “Хезмәт ветераны” исеме бирелде, ул “Коммунистик хезмәт ударнигы” билгесе белән билгеләп үтелде.
Әни 2020 елның 25 февралендә вафат булды, – дип яза кызы Галина Жукова. 

 


Нет комментариев