Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Газетаны кем беренче кулына ала, шул укый

Редакциягә чираттагы шалтырату Югары Тархан авылыннан килеп иреште. Валентина Васильевна Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмне оештыручыларга яраткан газетасы аша ихтирам сүзләре белдерде.

– Ял кичәсе авыл мәдәният йортында оештырылды, аның директоры Раиса Никитина бу чара эчтәлекле һәм матур булсын өчен күп көч куйган. Бессоново авыл җирлеге башлыгы Юрий Врясов җирле авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре Илгиз Шәйхаттаров һәм Алмаз Вәлиев исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән безне – барлык өлкән яшьтәге кешеләрне – әлеге күркәм бәйрәм белән котлады. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре безгә ун килограммлы шикәр комы белән он тапшырды. Бу игътибар безнең өчен бик күңелле булды. Капчыклар барлык 44 пенсионерга да таратылды, – дип хәбәр итте Валентина Васильевна. – Катнашучылар өчен төрле тәм-томнар белән чәй өстәле әзерләнгән иде, һәм без дә буш кул белән килмәдек. Оештыручылар тырышканнар һәм кызыклы программа әзерләгәннәр. Безнең почтальон Анастасия Сергеева да җыелучылар алдында чыгыш ясады. Аның эшендә дә бик җаваплы һәм пөхтә кеше булуын әйтеп үтәргә кирәк. Яраткан район газетасына язылдык. Улым өчен дә рәсмиләштердем. Бәлки, алар үзләре язылырга онытырлар, шуның өчен алдан ук хәстәрен күреп куйдым, район яңалыклары турында белеп торсыннар. Ирем белән без һәр битне игътибар белән укыйбыз. Миңа 82 яшь булса да, дөньяда булган һәр нәрсә мине кызыксындыра, шулай ук 61 ел бергә яшәгән иремне дә. Кем газетаны кулына беренче ала, шул укый. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев