Гомерне һәм милекне саклагыз
Гражданнарның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә ваемсыз мөнәсәбәте бәлагә китерергә мөмкин.
Янгын сүндерүчеләр мунча биналарын сүндерүгә ешрак чыгалар.
— Янгын сүндерүчеләр чакыру урынына килеп җитеп тикшергәндә, мичнең инде суынганлыгы һәм электр үткәргечтә кыска ялганыш булганлыгы ачыклана. Кыска ялганыш ПВХ изоляциясенең искерүе яки аңа зарар килүе аркасында булырга мөмкин. Мунчага якканда, мичнең артык кызып китүе дә янгын чыгарырга мөмкин, — ди Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлекчәсенең өлкән инспекторы Роман Горбунов. — Янгыннарның төп сәбәбе — мунча төзегәндә үк мичне дөрес эшләмәү. Моннан тыш, ярыклар, төтен юллыкларының тыгылганлыгы, мич һәм торбаларның агач конструкцияләргә якын торулары, ягылган мичнең ишеге ачык калу, агач конструкцияләрнең кызып китүе янгынга сәбәпче булып тора. Еш кына мунчалар тулысынча яналар, аерым очракларда түшәм япмалары янып бетә. Бәхеткә, корбаннар юк.
2022 елда:
барлык янган мунчалар саны — 3;
бөтенләй янып беткән — 1;
зыян күргән — 2;
мунча яну аркасында 1 йортка зыян килгән.
2023 елда:
барлык янган мунчалар саны — 2;
бөтенләй янып беткән — 1;
зыян күргән — 1;
мунча яну аркасында 1 йортка зыян килгән.
2024 елда:
барлык янган мунчалар саны — 1;
зыян күргән — 1.
— Торак йортларда янгыннарын кисәтү максатыннан, беркайчан да урын-җирдә тәмәке тартмагыз. Исегездә тотыгыз, тәмәке һәм спирт — янгынның актив катнашучылары. Шулай ук балконда тәмәке тартмагыз һәм төпчекләрне аска ташламагыз, утка тыгылган электр приборларын күзәтүсез калдырмагыз, — дип киңәш итә тәтешлеләргә Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлекчәсе өлкән инспекторы Андрей Харитонов. — Электр чыбыкларының төзеклеген күзәтегез, электр челтәренә артык күп көчәнеш ясамагыз, кулдан ясалган электр приборларын һәм «жучоклар» куллануга юл куймагыз; электр лампаларын һәм башка яктырткычларны кәгазь һәм тукымалар белән капламагыз, җиһазлар һәм башка янучан материаллар белән балконнарны, шулай ук эвакуация чыгу юлларын һәм баскычларны тутырмагыз. Әгәр дә керү урыны гомуми баскычлардан аерылмаган булса, подвалларда һәм цоколь катларында янучан материаллар складлары оештырмагыз. Балаларны караучысыз калдырмагыз, аларны ут белән файдалану кагыйдәләренә өйрәтегез. Кухняда яки фатирда аз гына газ исе булганда ут кабызмагыз, ачык ут кулланмагыз — бүлмәләрне шунда ук җилләтегез, газ кранын ябыгыз һәм газ хезмәтенә шалтыратыгыз.
Янгын куркынычы булган очракта: 112, 101, 01 номерларына шалтыратыгыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев