Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Гражданнар җыелышы: Келәш авыл җирлеге

Авыл җирлекләрендә Тәтеш районы җитәкчелеге, төрле хезмәтләр һәм ведомстволар вәкилләре катнашында гражданнар җыелышлары узды

(Тәтеш, 10 февраль, “Тәтеш таңнары”).

Келәш авылында Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, “ТР муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе, Келәш авыл җирлеге Советы депутаты Әгъзам Гобәйдуллин катнашында гражданнар җыелышы булды.  

Җирлек составына ике авыл керә, гражданнар җыелышы Келәштә узса да, залда тоншермалылар да күп иде. 
Авыл җирлеге башлыгы Фәнил Галимов 2022 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре хакында сөйләде. 

– Республика җитәкче­леге авылда хуҗалык итү­нең барлык төрләренә, бигрәк тә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, мини-фермаларга, гаилә фермаларына, яшь фермерларга матди һәм хокукый ярдәм күрсәтү буенча барлык чараларны күрә, – дип билгеләп үтте ул. – Узган елны үзара салым программасы буенча җирлектә яшәүчеләр тарафыннан 450 000 сум җыелды, финанслау исәбе белән сумма 2 250 000 сум тәшкил итте.  

Фәнил Хәлим улы әй­тү­ен­чә, бу акчага Ке­ләш­тә урам юллары, суэтем башнясы янында су үткәр­геч челтәрләр яңар­тып тө­зеклән­дерелгән. Тоншермадагы буаны чистартуга проект-смета документы ясалган. Шушы ук авылда юлга вак таш түшәлгән, суэтем башнясы янына көнкүреш әйберләре өчен бина корып куелган. 

Үзара салым программасы буенча алынган акчаны агымдагы елда Келәш авылында урам юлларын норматив хәлгә китерүгә, Тоншермада буаны чистарту буенча мәсьәләне алга таба хәл итүгә һәм урам юлларын ремонтлауга юнәлтү ­планлаштырыла.   

Җирлек территория­сендә “Агроил” авыл хуҗа­лыгы предприятиесе һәм “Ш. И. Хөсәенов” КФХ үз эшчәнлекләрен алып ба­ра. “Агроил” җитәкчесе Фәргать Хәйруллов ху­җа­лыкның эшчәнлек нәтиҗә­ләре турында сөйләде. 

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов гражданнар җы­елышы ахырында авыл җир­леге җитәкчелегенең эшенә уңай бәя бирде, шулай ук авыл кешеләренә районның социаль-икътисади үсеше турында бәян итте.  

“ТР муниципаль берәм­лекләр Советы” Ассоциа­циясе рәисе Әгъзам Го­бәйдуллин үзенең чыгы­шында Тәтеш ­районы Та­тарстанның авыл ху-
­­­җа­лыгы тармагында ал­дын­гыларның берсе булып тора, дип билгеләп үтте, авылларны сак­лап калу өчен мөмкин бул­ганның барысын да эшләргә ки­рәклегенә басым ясады. 

Авыл җирлегендә яшәү­­­­­че­ләрнең гражданнар җыелышы ­барышында район җитәкче­легенә, төр­ле хезмәтләр һәм ведомстволар вәкилләренә сорау­лар  бирү мөмкин­леге булды. Авыл кеше­лә­­рен, башка авыл җир­лекләрендә яшәүчеләр кебек, сөт җыючы сатып алган сөткә бәянең түбән булуы борчый. Рәмис Хатыйп улы билгеләп үткәнчә, бу проб­леманы чишүдә районда кооперативлар төзү генә ярдәм итә алачак. 

ФОТОРЕПОРТАЖ: Келәш авыл җирлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев