Реклама
Җәмгыять
Хат ташучыларның каникуллары юк
Якшәмбе - Россия почтасы көне.
2015 елның икенче ярты еллыгына язылу кампаниясе яңа гына тәмамланды һәм хат ташучылар башкарылган эшләре тәэсирләреннән әле арынып өлгермәделәр. Катлаулы, авыр булды. Үтенделәр, бәхәсләштеләр, килештеләр, үпкәләштеләр, сөенештеләр. Барсы да теләгәнчә барып чыкмады, әмма моның объектив сәбәпләре бар. Иң яратып укыла торган район "Тәтеш таңнары" ("Авангард") газетасына беренче ярты еллык белән чагыштырганда укучыларыбызның 90 проценты язылды - 4555 данә.
Удельное Нечасово (110 процент), Пролей-Каша (106), Алекина Поляна (105), Килдеш (103), Киртәле (103), Льяш (101), Урюм (100) элемтә бүлекләре хезмәткәрләре халык белән уртак тел таба алдылар. Аларга авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре Римма Сафиуллова, Виктор Абрамов, Юрий Жугарев, Сергей Казаков, Әсфан Йосыпов, тыл эшчәннәренә, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренә район газетасын яздырып бүләк иткән эшкуар Володар Тимофеев та булышлык күрсәтте. Жуково (97), Чинчурино (94), Зур Әтрәч (93), Олы Шәмәк (92) элемтә бүлекләре хат ташучылары да заданиеләрен үтәүгә якынлаштылар. 2187 данә яздырган шәһәр хат ташучыларына да рәхмәт. Журналистлар хат ташучыларның тырышлыгы белән, хәзер газетага яздырып, августтан тиражны арттырырга мөмкин булыр дип ышаналар.
Авыл проблемаларын хәл итү бүген күп яктан хат ташучыларга бәйле. Ул газета, хатлар гына китереп калмый, ТКХ, салымнар буенча квитанцияләрне дә түли, элемтә бүлекчәсендә беренчел кирәкле товарларны да сатып алырга мөмкин. Почтада эшләүчеләр өлкәннәр өчен әле бик әйбәт гәптәшләр дә.
Районның барлык почта хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, без киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәттәшлеккә исәп тотабыз. Безнең максатыбыз да уртак - якташларыбызга хезмәт итү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев