Язгы бозга кермәгез
Кышкы айларда су объектларында кешеләр иминлеге айлыгы кысаларында Россия ГТХМның ТР буенча Баш идарәсенең КСДИ үзәгенең Кама Тамагы инспекторлык участогы тарафыннан эшләр алып барыла.
Боз барлыкка килгәннән алып Куйбышев сусаклагычы боздан тулысынча ачылганга кадәр патруль төркемнәре дәүләт техник күзәтчелеге һәм полиция хезмәткәрләре белән берлектә һава белән тутырылган мендәрле суднода су акваториясендә патрульлек итәләр.
– Күптән түгелге патрульлек итү барышында Лобач тавы, Кама Тамагы пристане һәм Куйбышев Затоны янындагы Соколенок тавы тирәсендә боз калынлыгы үлчәнде. Чиста бозның калынлыгы 25тән 30 сантиметрга кадәр җитә. Шулай да бозның тыгызлыгы һәркайда да бер үк төрле түгел. Төп куркыныч шунда: боз өстен 40тан 80 сантиметрга кадәр калынлыктагы кар катламы каплаган, ә кар астында – су.
Патруль вакытында без кар боткасында батып калган кар машинасы хуҗаларын очраттык, аларга ярдәм күрсәтелде. Рейдлар күрсәткәнчә, кешеләр гадәттә төрле вәзгыятьләргә әзерлексез чыгалар: үзләре белән сөйрәтеп алу арканнары, көрәкләр һәм башка кирәк-яраклар алмыйлар.
Мондый боз вәзгыятендә, һава температурасы кискен күтәрелсә, кар астындагы боз тиз эриячәк һәм акваториядәге кешеләр өчен чынбарлыктагы куркыныч туачак дип фаразлап була.
Балыкчылар һәм ял итүчеләр белән очрашканда, боз өстенә керү аянычлы тәмамланмасын өчен, без аларга киңәшләр һәм тәкъдимнәр язылган белешмәлекләр тараттык. Шулай ук балык тоткан яисә балыкчылар ташу белән шөгыльләнгән кар машиналары хуҗалары да тикшерелде. Кагыйдә бозучыларга карата административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде, – дип хәбәр итте КСДИнең Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Нияз Нуриев.

КАР МАШИНАЛАРЫ МИЛЕКЧЕЛӘРЕ ИГЪТИБАРына
Боз кату һәм боз эрегән вакытларда сулыклардагы боз өстенә керү катгый тыела. “Боз өстенә керү тыела” дигән билгеләрне игътибарсыз калдырмагыз.
Юлга кузгалганчы бозның торышын карагыз. Җирле кешеләрдән бозның калынлыгы, бозга керү һәм аннан чыгу өчен уңайлы урыннар турында сорашыгыз.
Боз өстеннән хәрәкәт иткәндә, тизлекне киметегез һәм чиктән тыш игътибарлы булыгыз.
Ярга барып җиткәнче тукталышлар ясамаска тырышыгыз.
Карның җеби башлавын яисә боз өстендә су барлыкка килүен күрсәгез, куркыныч участокны кичекмәстән калдырып китегез.
Күрүчәнлек начарайганда тизлекне киметегез һәм сак булыгыз.
Алдан баручы транспорт белән имин ераклыкны саклагыз.
Төнлә белән бары тик тикшерелгән маршрутлар буенча гына йөрегез, билгесез урыннардан читләшегез.
Кар машиналары боз өстендә үзләрен тотрыксыз тота һәм начар идарә ителә. Тайгаклык транспортның тиз авуына китерергә мөмкин.
Йомшак карга килеп керсәгез, каты өслеккә чыкканчы газны җибәрмичә хәрәкәт итүне дәвам итегез.
Юлдагы теләсә нинди каршылык кар машинасының бәлагә таруына һәм пассажирларның имгәнүенә сәбәпче булырга мөмкин.
ӘГӘР БОЗ АСТЫНА КИТСӘГЕЗ
Тиз арада кар машинасыннан сикерегез, бозның иң якын читенә таба йөзегез һәм аңа ябышыгыз. Алга омтылыгыз һәм боз өстенә чыгарга тырышыгыз. Өс киемегез сезне берникадәр вакыт су өстендә тотып торачак, бу вакыттан нәтиҗәле файдаланыгыз.
Боз өстенә чыккач, кискен хәрәкәтләр ясамыйча, әкрен генә артка таба шуышыгыз. Киемнәрне киптерер һәм җылыныр өчен сыеныр урын табыгыз.
КСДИ хезмәткәрләре тәтешлеләргә кышкы балык тоту вакытында иң элек иминлек турында, аннары гына балык тоту хакында уйларга кирәклеген искәртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев