Агымдагы елда төп икътисадый эшчәнлек төрен раслау кирәклеге турында оешма бухгалтерларына Татарстан Республикасы пенсия һәм социаль иминият фонды бүлекчәсенең Тәтеш районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе Ирина Большакова искә төшерә.

— Иминиятләштерүчеләр — юридик затлар, икътисадый эшчәнлекнең төп төрен раслау өчен, ел саен 15 апрельдән дә соңга калмыйча, РСФның территориаль органына теркәлү урыны буенча түбәндәге документларны тапшыралар: икътисадый эшчәнлекнең төп төрен раслау турында гариза; икътисадый эшчәнлекнең төп төрен раслаучы белешмә; узган ел өчен бухгалтерлык балансына аңлатма язуы күчермәсе, — ди Ирина Александровна. — Иминиятче 15 апрельгә кадәр (шул көнне кертеп) икътисади эшчәнлек төрләренең гомумроссия классификаторын (ОКВЭДны) раслау өчен кирәкле документларны тапшырмаган очракта, РСФ территориаль органы әлеге иминиятчене икътисадый эшчәнлек төре буенча һөнәри куркынычның иң югары классына кертәчәк, бу производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминләштерү тарифының максималь күләмен билгеләүгә китерәчәк. Иминият тарифы күләмен нигезсез арттыруны булдырмас өчен, барлык иминиятләштерүчеләргә — юридик затларга икътисадый эшчәнлекнең төп төрен үз вакытында раслау кирәклеге турында исләренә төшерәбез. Икътисади эшчәнлек төрләренең гомумроссия классификаторын раслау өчен документларны электрон формада (дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы, иминиятләштерүченең шәхси кабинеты, фондның электрон документ әйләнеше системасы аша) күрсәтергә мөмкин, шул ук вакытта көчәйтелгән квалификацияле электрон имза кулланыла; шәхсән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәге аша тапшырырга мөмкин.
Нет комментариев