Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җирлекне зур гаилә дип саный

21 апрель – Җирле үзидарә көне.

(Тәтеш, 21 апрель, “Тәтеш таңнары”). Урюм авыл җирлеге башлыгы Алексей Абмаев әлеге вазифада нибары ике ел, һәм үз эшчәнлегендә җитәк­челекнең дә, халыкның да ышанычын ­акларга тырыша.  

– Безнең җирлектә 900дән күбрәк кеше яши, күбесе белән ин­де таныштым, бер­ишләрен авыл ху­җалыгы ида­рә­сендә хезмәт куй­гандагы ва­кыт­­лар­дан, “Фор­пост” эш­чән­­леге бу­енча бе­ләм, – ди Алексей Николаевич. – Үзара аңлашу бар, кешеләр белән элемтәдә булуны җайга салу өчен карарлар кабул итәргә, үз карашыңны исбатлый һәм бары  тик тыңлап кына калмыйча, шулай ук һәркемне аңлый да белергә кирәк.  
Быел республика хөкүмәте тарафыннан җир ки­шәрлекләрен тәртипкә ки­терү бурычы куелды, бездә рәсмиләштерел­мәгәннәре бар, шулар өстендә ныклап эшлибез, салым законы таләпләрен үтәр өчен, кешеләрне эзлибез.

Барлык авыл җирлекләрендәге кебек, үзеңә зур игътибар таләп итүче мәсьәләләр бездә шактый күп. Болар – юллар да, су белән тәэмин итү дә, урам яктырткычлары да. Үзара салымга җыелган сумманың күп өлеше кешеләр карары буенча юлларны төзекләндерүгә тотыла.

Богдашкинода видеокүзәтү урнаштырачакбыз, Урюмда коены ремонтларга кирәк. Хәзерге вакытта беренче урында – территорияләрне язгы җыештыру, һәм авыл кешеләре өмәләрдә актив катнашалар, йорт яны территорияләрен, җәмәгатьчелек мохитен төзекләндерәләр. Узган елны без ачык һавада “Туган яктан гүзәл берни юк” дигән авыл бәйрәмен зурлап үткәрәбез, аны ел саен үткәрелә торган итәсе килә. Мондый чаралар өчен мәйданчык төзекләндерү таләп ителә, әлеге мәсьәләне хәл итәчәкбез.   

Төрле чараларны берүзең оештыру җиңелләрдән түгел, минем гаҗәеп ярдәмчеләрем: урынбасар Александр Леденейкин, белгечләр Николай Краснов, Валентина Кудашова белән Людмила Сизова бар. Теләсә кайсы авыл җирлеген зур бер гаилә дип санарга була, анда һәрчак депутатларның, җирлектәге авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм җирлек кешеләренең хуплавына һәм ярдәменә таянырга мөмкин.

фотоны  Алексей Абмаев тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев